Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге рәисе Чжоу Лицюнь белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» да «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлегенең II форумы кырларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Чжоу Лицюньга форумда катнашуы өчен рәхмәт белдерде, әлеге мәйданчык Россия һәм Кытай эшлекле даирәләре арасында конкрет килешүләргә ирешергә ярдәм итә, дип билгеләп үтте. "Узган форумда без сезнең белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштек. 2023 елның ноябрендә сезнең чакыру буенча мин Мәскәү өлкәсендәге „Гринвуд“ бизнес-паркында булдым", - дип хәбәр итте Татарстан Рәисе.
Ул Татарстанның Россия-Кытай хезмәттәшлеген үстерүдә актив катнашуына игътибар итте. Узган ел нәтиҗәләре буенча республика белән КХР арасында товар әйләнеше 2 мәртәбә диярлек арткан һәм 3 млрд доллардан артып киткән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, БРИКС саммиты кысаларында Казанга КХР Рәисе Си Цзиньпин килгән. Үз чиратында Татарстан делегацияләре даими рәвештә Кытайда була.
"Без Кытай бизнесы вәкилләренең Татарстанга ешрак килүләрен, безнең инвестицион һәм икътисади потенциал белән танышуларын телибез. Безгә Сезнең оешма белән даими диалог мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Чжоу Лицюнь «РОСТКИ» форумының Россия һәм Кытай бизнесы арасындагы эшлекле элемтәләрне үстерү өчен гамәли әһәмиятен югары бәяләде. "Безнең инвесторлар Россиядә бизнес өчен кызыклы шартларны билгеләп үтәләр. Үрнәк итеп „Хайер“ компаниясе китерелә, ул Татарстанда яңа производстволар ачуын дәвам итә", - дип ассызыклады ул.