Рөстәм Миңнеханов: Нефть-газ химиясе комплексы – республика икътисады драйверы

14.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» II Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы кысаларында «Россия һәм Кытай бөтендөнья нефть-газ химиясе индустриясендә» сессиясендә катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды. Сессия Россия һәм Кытай арасындагы нефть-газ һәм химия сәнәгате өлкәсендә үзара файдалы партнерлыкка багышланган. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда ел саен 35 млн тоннадан артык нефть чыгарыла. Бу күләмнең өчтән икесеннән артыгы эшкәртү тирәнлеге 99% тан югары булган «ТАНЕКО» һәм «ТАИФ-НК» куәтләрендә. Узган ел 1 трлн сумлык нефть эшкәртү продукциясе озатылган, 14 млн тоннадан артык автобензин һәм дизель ягулыгы җитештерелгән. 

"Нефть-газ химиясе комплексы - республика икътисадының драйверы. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда Россия полиэтиленының 28% ы, синтетик каучукның 40% ы һәм йөк автомобильләре шиналарының 60% тан артыгы җитештерелгән", - диде Татарстан Рәисе. 

Ул ассызыклаганча, Татарстан эре сәнәгать проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Узган елда гына да нефть-газ химиясе комплексы куәтләрен төзүгә һәм модернизацияләүгә 283 млрд сум акча тотылды. СИБУР компаниясе стратегик инвестиция проектларын гамәлгә ашыра, алар арасында: ЭП-600 олефин комплексы, «Түбән Кама нефть химиясе»ндә елына 50 мең тонна күләмендә гексен җитештерүне башлап җибәрү, «Казаноргсинтез» да югары басымлы полиэтилен җитештерү куәтләрен елына 220 мең тоннага кадәр арттыру. СИБУР белән хезмәттәшлектә Түбән Камада белем бирү үзәге һәм Казанда фәнни үзәк булдырыла.

Менделеевскның «Аммоний» ашламалар җитештерү заводы «Аммоний 2.0» проектын гамәлгә ашыра һәм продуктлар линейкасын киңәйтә. Компания шулай ук Менделеевскта химия-технология лицеен ачты һәм көллият төзүдә катнаша.

"Бүген Татарстанда интенсив торак төзелеше бара - ел саен 3,5 млн кв.метр тирәсе. Бездә газлаштыру дәрәҗәсе югары – 99,3%. Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча зур эш алып барыла. Газ-мотор ягулыгында 14,5 меңнән артык транспорт чарасы файдаланыла. Бүген табигый газны сыекландыру буенча 2 завод, 47 газ станциясе һәм 6 КриоАЗС эшли", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Якындагы елларда Татарстан нефть-газ химиясе өчен өстенлекле юнәлешләр арасында республика Рәисе урта һәм кече тоннажлы химияне үстерүне, технологик лидерлыкка ирешүне һәм республикада җитештерелә торган беренчел полимер продукциясен эшкәртү күләмнәрен арттыруны атады.

Сессиядә катнашучылар технологияләр һәм инжиниринг хезмәтләре сатып алу мәсьәләләре буенча Россия-Кытай багланышлары перспективалары, шулай ук нефть-газ һәм химия секторы предприятиеләре ихтыяҗлары өчен чимал, материаллар, комплектлар һәм җиһазлар белән тәэмин итү өлкәсендә партнерлык мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Уртак фәнни-тикшеренү һәм инвестиция проектлары перспективаларына аерым игътибар бирелде.

«Кежуй нефть-газ хезмәтләре» ҖЧҖ генераль директоры Лу Синшен (Кытай) хәбәр иткәнчә, компания Россиядә 10 елдан артык эшли. Бүгенге көндә илебездә хезмәткәрләрнең гомуми саны 500 кешедән артып китә. 2023 елда «Кежуй нефть-газ хезмәтләре» РФдә 200 млн долларлык контрактларны гамәлгә ашырган. Компания нефть чыгару һәм нефть эшкәртү компанияләре, шул исәптән Татарстан компанияләре белән актив хезмәттәшлек итә. 

Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге рәисе Чжоу Лицюнь үз чиратында билгеләп үткәнчә, Көнбатыш санкцияләре китереп чыгарган билгеле бер кыенлыкларга карамастан, нефть-газ химиясе киләчәктә дә Россия белән Кытай хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләренең берсе булачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев