Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» да «РОСТКИ» II Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы кырларында узды.
Татарстан Рәисе Александр Соколовка форумда катнашуы өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Киров шәһәренең 650 еллыгы (21 сентябрь) уңаеннан бәйрәм чараларын уңышлы уздыруы белән котлады.
Очрашуда төбәкара хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Татарстан белән Киров өлкәсенең сәүдә-икътисади элемтәләре киң. Татарстан өлкәгә йөк автомашиналары, нефть продуктлары, синтетик каучуклар, азотлы ашламалар, пыяла, азык-төлек продуктларының киң номенклатурасы, көнкүреш техникасы һәм башка товарлар җибәрә. Киров өлкәсеннән республикага агач материаллары, каустик сода, көч кабельләре, бетон кертелә.
Татарстанның дистәләгән предприятиеләре Киров өлкәсендәге партнерлар белән җитештерү кооперациясен һәм сәүдә элемтәләрен үстерәләр. Республика югары уку йортларында 1400 гә якын Киров студенты белем ала.
Шулай ук Александр Соколов Рөстәм Миңнехановка «Киров шәһәренең 650 еллыгы истәлегенә» юбилей медален тапшырды.