Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» II Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумын ачуда катнашты

14.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II халыкара форумын һәм Russia-China Expo күргәзмә экспозициясен ачуда катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды. Тантанада Синьцзян-Уйгур автономияле районы Кытай коммунистик партиясе комитеты секретаре урынбасары Хэ Чжунъю, КХРның РФдәге илчелегенең тулы вәкаләтле министры Лю Цзюнь, Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов һәм башка кунаклар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия һәм Кытай башлыкларының шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә төбәкара дәрәҗәдә максималь актив эшләү мөмкинлеге бар. "Күптән түгел Казанда БРИКС саммиты узды, анда КХР Рәисе Си Цзиньпин җитәкчелегендәге югары дәрәҗәдәге Кытай делегациясе катнашты. Төп чаралар әлеге күргәзмә комплексында узды. Безнең илләр лидерларының җылы очрашуы Россия-Кытай хезмәттәшлегенең яңа офыкларын ачуга яхшы этәргеч булды", - диде Татарстан Рәисе. 

Ул ассызыклаганча, быелгы форум һәр кунак өчен кызыклы һәм файдалы булачак. Сәнәгать, эшлекле берләшмәләр, авыл хуҗалыгы, мәгариф, социаль мохит, туризм, мәдәният кебек тематик юнәлешләр буенча 70тән артык сессиядән торган бай эш программасы әзерләнгән. Катнашучылар шулай ук мастер-классларда, ике яклы очрашуларда катнаша һәм кызыклы мәдәни программа белән таныша алачак.

"Форум кысаларында Russia China Expo күргәзмәсе оештырылды, ул Россия һәм Кытайның эре инвестицион һәм инфраструктура проектларын, технологик чишелешләрне тәкъдим итә. Без Россия һәм Кытай компанияләре арасында конкрет һәм үзара файдалы килешүләр имзалауны көтәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул барысына да уңышлы һәм нәтиҗәле эш, үзара файдалы уртак проектларны гамәлгә ашыруны теләде. 

Хэ Чжунъю әфәнде билгеләп үткәнчә, Россия-Кытай дуслыгының күптәнге тарихы бар. "Бүген безнең илләр нәтиҗәле халыкара хезмәттәшлекнең яңа форматын күрсәтәләр. „РОСТКИ“ форумы безнең мөнәсәбәтләрне һәрьяклап ныгытуга ярдәм итә", - дип ассызыклады Синьцзян-Уйгур автономияле районы ККП комитеты секретаре урынбасары.

КХРның РФдәге илчелегенең тулы вәкаләтле министры Лю Цзюнь билгеләп үткәнчә, быел Россия белән Кытай арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 75 ел тулды. Ул үзара товар әйләнешенең үсүенә игътибар итте. 2023 елда ул 240 млрд доллар тәшкил иткән, ә гыйнвардан октябрьгә кадәр үзара сәүдә 202 млрд долларга җиткән - үсеш 3% ка якын. Эре проектлар буенча планлы хезмәттәшлек дәвам итә. Кытай компанияләре Россиядә үз производстволарын локальләштерү мөмкинлеген актив өйрәнә. Кайбер уңай мисаллар бар. «Хайер» корпорациясе якын арада Татарстанда үзенең 5 заводын ачарга планлаштыра. 

Аннары кунаклар Russia China Expo күргәзмәсе экспозициясе белән таныштылар. Ул 10 мең кв. м мәйданда җәелдерелгән. биредә КХР провинцияләре һәм корпорацияләре, Россия төбәкләре һәм предприятиеләре бар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев