Рөстәм Миңнеханов Синьцзян-Уйгур автономияле районы ККП комитеты Секретаре урынбасары, Синьцзян җитештерү-төзелеш корпусы рәисе Хэ Чжунъю белән очрашты

13.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Синьцзян-Уйгур автономияле районы ККП комитеты Секретаре урынбасары, Синьцзян җитештерү-төзелеш корпусы рәисе, China Xinjian Group компаниясе идарәсе рәисе Хэ Чжунъю әфәнде белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Исегезгә төшерәбез, Синьцзян-Уйгур автономияле районыннан делегация Казанга эш визиты белән килде.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Россия регионнарына игътибарлары һәм Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең актив үсүе һәм моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә ирешүе өчен рәхмәт белдерде. «Безнең илләр арасында товар әйләнеше арта, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Узган ел ул 228 млрд. АКШ доллары тәшкил итте. Безнең лидерлар 2030 елга кадәр сәүдә күләмен арттыру, кайбер стратегик юнәлешләр, беренче чиратта финанс, сәнәгать, технологик юнәлешләр, шулай ук транспорт һәм логистика өлкәләре буенча элемтәләрне тирәнәйтү бурычын куйдылар».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, күптән түгел Казанда БРИКС 16 нчы саммиты узды. "Без шул исәптән Кытай Халык Республикасы лидеры Си Цзиньпинны да кабул итү хөрмәтенә ия идек. Казанда дөнья державасы лидерын кабул итү безнең өчен зур дәрәҗә булды. Без бу вакыйга белән горурланачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан делегацияләре даими рәвештә КХРна сәфәр кылалар. 

«Узган ел мин Шанхайда һәм Аньхой провинциясендә булдым, - диде ул. - Шулай ук ноябрьдә Шеньчжэньда югары технологияләр ярминкәсендә булдым. Агымдагы елның апрелендә Урумчи шәһәрендә «Кытай – Евразия» ЭКСПОсында булдым».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанның Кытайның 8 провинциясе белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүләре булуын искәртте. Моннан тыш, Татарстан муниципаль берәмлекләре һәм КХР муниципаль берәмлекләре арасында килешүләр төзелде. Татарстан башкаласы Казан Кытайның җиде шәһәре белән кардәш мөнәсәбәтләрдә.

Безнең мөнәсәбәтләргә КХРның Казандагы Генераль консуллыгы җитди ярдәм күрсәтә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм Казандагы Генераль консулның, гомумән, КХРның РФдәге илчелегенең яхшы нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте.

Сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр генә түгел, КХР инвестицияләре дә безнең проектларда сизелерлек роль уйный, диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина