Санкт-Петербургта Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер белән очрашты

13.11.2024

Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер белән эшлекле очрашу уздырды.

Очрашу Санкт-Петербургта узды. «Газпром» ГАҖнең Татарстан Республикасында гамәлгә ашыра торган проектлар турында фикер алыштылар.

Бүген республикада «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ көче белән 6 компрессор цехына, 11 180 газ редукцияләү пунктына, 192 газ бүлү станциясенә, 5 818 км магистраль газүткәргечләргә хезмәт күрсәтелә.

Татарстанда газлаштыру программасы буенча бүгенгә 33 219 гариза кабул ителгән, 27 902 кишәрлек чикләренә кадәр газ җиткерелгән, 22 023 йорт тоташтырылган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте