Рөстәм Миңнеханов Казанның Меңьеллык мәйданында оештырылган күчмә трофей техникасы күргәзмәсен карады

13.11.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов трофей техникасының күчмә күргәзмәсендә булды. Казанда күргәзмә Меңьеллык мәйданында урнашкан, аны13-19 ноябрь көннәрендә күреп була.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар күргәзмә экспонатларын карады - махсус хәрби операция барышында сафтан чыгарылган дошман техникасы. Бу шул исәптән корал һәм хәрби техника үрнәкләре, пехотаның хәрби машиналары, бронеавтомобильләр, вездеходлар, ату кораллары.

Күчмә күргәзмә Үзәк хәрби округ командованиесе инициативасы белән оештырылган. Беренче күргәзмә Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә уздырыла. Бүгенге көндә күргәзмә илнең 11 төбәгендә булган инде. Күргәзмә Казанга Самарадан килгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина