Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Запорожье өлкәсе Губернаторы Евгений Балицкий белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Балицкий Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Запорожье өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның яңа Россия регионнары белән эшләү тәҗрибәсе уңышлы, аларга гуманитар ярдәм күрсәтелә. Моннан тыш, Татарстан Лисичанск һәм Рубежное (ЛХР) шәһәрләрен шефлыкка алды.
"Сезнең Татарстанга сәфәрегез барышында республиканың социаль-икътисади үсеше белән танышу, безнең тәҗрибәне өйрәнү, конкрет проектлар турында фикер алышу һәм үзара хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр билгеләү мөмкинлеге бар. Бүген имзаланган килешү төбәкләр арасында эшлекле элемтәләрне ныгыту өчен яхшы нигез булачак", - диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның кайбер предприятиеләре Запорожье өлкәсенә үз продукциясен җибәрә. Металлургия, энергетика, машина төзелеше, ИТ, медицина һәм фармацевтика, АСК һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү өчен зур мөмкинлекләр бар. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәләрендәге багланышларны үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. "Без һәрвакыт эшкуарлыкка ярдәм итү һәм, тармак ресурс үзәкләре базасында җитештерү өчен, кадрлар әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер. Уртак тырышлык белән регионнарыбыз арасындагы хезмәттәшлекне уңышлы үстерә алачагыбызга ышанам", - диде Татарстан Рәисе.
Евгений Балицкий Татарстан җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Сез безне бертуганнар кебек каршы алдыгыз. Без бик зур күләмдә мәгълүмат алдык. Россия Президенты безнең алда Запорожье өлкәсенең Россия Федерациясенә икътисади, социаль һәм сәяси интеграциясе бурычын куя. Сез безгә бу мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәсез", - диде губернатор.
Казанга визиты кысаларында Запорожье өлкәсе делегациясе республиканың Инвестицион үсеш агентлыгында, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында булдылар. Шулай ук Иннополис, «Химград» технополисы һәм Казан федераль университеты эшчәнлекләре белән танышу планлаштырыла.