Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисындагы «Авиацион интерьерлар» яңа производствосында булды
«Авиацион интерьерлар» компаниясе SJ-100, МС-21, Ил-114, Ту-214 һәм Ил-96 самолетлары өчен пассажир кабиналары өчен интерьер комплектларын җитештерә. Татарстанда җитештерү мәйданчыклары «Казан» халыкара аэропорты территориясендә һәм «Химград» технополисында урнашкан. «Химград» та SJ-100 һәм МС-21 өчен интерьер комплектлары эшләнә. 2025 елда алар өчен алтышар интерьер комплекты чыгару планлаштырыла.
Җитештерү линиясен карау барышында Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, узган ел «Химград» территориясендә «Авиацион интерьерлар» ҖЧҖ куәтләрен техник яктан яңадан коралландыру буенча инвестпроектны гамәлгә ашыру башланды. Проектның максаты - ел саен SJ-100 өчен кимендә 20 интерьер комплекты һәм МС-21 өчен 36 комплект җитештерүне тәэмин итү.
Аннары «Авиацион интерьерлар» ҖЧҖ производствосын алга таба үстерү буенча эшлекле киңәшмә узды. Рөстәм Миңнеханов предприятие мөмкинлекләрен югары бәяләде. «Ил җитәкчелеге тарафыннан самолетлар төзелешен үстерү буенча зур бурычлар куелды, безгә һава судноларын җитештерүне арттырырга кирәк. Интерьерларның үз производствосы булу бик мөһим. Компаниянең алга таба үсешкә зур планнары бар. Бергә эшлик», - дип өстәде Татарстан Рәисе.