Татарстан Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Президенты йөкләмәләренең үтәлешен карадылар
10.11.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының чираттагы утырышында 2008 елда республика министрлыклары һәм ведомстволарының Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең конкрет йөкләмәләре буенча (Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын үтәү кысаларында) ничек эшләүләре турында сүз барды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бүгенге утырышта төп доклад белән Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы Татарстан Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кешеләргә 2008 елга Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына Юлламасын тормышка ашыруның баштагы нәтиҗәләрен тәкъдим итте.
“Татарстан Президентының Дәүләт Советына еллык Юлламасы – республикабызның киләчәктәге комплекслы үсеш стратегиясен билгели торган концептуаль документ, - диде Марат Сафиуллин. – Ул барлык дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеге программасын да үз эченә ала, хакимиятнең иҗтимагый тормыш өлкәләренә игътибарын бөтен яктан яктырта”.
2009 елга Татарстан Республикасы Президенты Юлламасын игълан итү алдыннан Татарстан Хөкүмәте әгъзалары кайбер министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләренең хисапларын тыңладылар.
Барлык җитәкчеләрнең игътибары Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең эш-гамәлләр программасын үтәү мониторингы үткәргәндә ачыкланган кайбер проблемаларга юнәлтелгән иде. Министрларга Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәләрен үтәү буенча шәхси контрольне көчәйтергә, формаль якын килү һәм язуларны, Татарстан Президенты йөкләмәләрен “ирекле интерпретацияләүне бетерергә куштылар.
Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, эш-гамәлләр программасын үтәү мониторингы шулай ук түбәндәгеләрне күрсәткән: Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына гыйнвар Юлламасында яңгыраган йөкләмәләрен Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы тулысынча үтәде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте