Илдар Халиков: Оборона-сәнәгате предприятиеләре өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү бик кискен тора
24.10.2013
Оборона- сәнәгате комплексында югары квалификацияле кадрлар әзерләү проблемасы бик кискен тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышында хәбәр итте.
Утырышны Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары, Россия Хөкүмәте каршындагы Хәрби сәнәгать комиссиясе рәисе Дмитрий Рогозин уздырды. Бу чара “Казан вертолет заводы” ААҖ территориясендә булды.
Илдар Халиков искәртүенчә, Татарстан территориясендә Россия оборона-сәнәгать комплексының 13 предприятиесе һәм 20 фәнни-тикшеренү институты эшли.
Татарстан Республикасында, Илдар Халиков сүзләренчә,соңгы өч елда фәнни-техник тикшеренүләр үсешенә, балалар һәм яшүсмерләрнең техник иҗаты үсешенә 279 млн. сум акча тотылган.
Премьер-министр шулай ук оборона-сәнәгатендә эшләү өчен белгечләр әзерләү буенча бюджеттагы урыннарга квотаны арттыру кирәклеген белдерде.
Утырыш тәмамланганда Илдар Халиков Россия Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышын уздыру өчен Казанны сайлауларына рәхмәт белдерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.