Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы 12 нче мәктәбендә булды. Аны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм уку йорты директоры Розалия Козловская озата йөрделәр.
Мәктәп өч бинадан тора. Төп корпус 1936 елда ук төзелгән, башлангыч мәктәп бинасы - 2012 елда, спорт блогы - 2015 елда. 1998 елда биредә этномәдәни компонентлы беренче сыйныфлар ачылды. Хәзерге вакытта мәгариф учреждениесендә төрле милләтләрдән 777 укучы белем ала. Балалар белән 49 укытучы эшли.
Рөстәм Миңнеханов уку кабинетларын, актлар залын һәм спорт блогын карады, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган ачык дәрестә булды. Аннары Татарстан Рәисенә 2021 елда яңартылган компьютер классларын күрсәттеләр.
Рөстәм Миңнехановка балаларны тукландыруны оештыру турында аерым хәбәр иттеләр. Мәктәпнең 2 уку корпусы бар, аларның һәрберсендә аерым ашханә. Өлкән сыйныфлар өчен азык-төлек блогын 2022 елда ремонтлаганнар, шуннан соң урыннар саны 74 тән 102 гә кадәр арттырылган. Быел башлангыч сыйныфлар ашханәсе яңартылган, өстәмә рәвештә тагын 84 урын оештырылган. Нәтиҗәдә барлык укучыларны ике тәнәфестә кайнар аш белән сыйларга өлгерәләр.
Шулай ук республика Рәисенә 12 нче мәктәпнең соңгы 5 елдагы иң әһәмиятле казанышлары турында сөйләделәр. Әйтик, 2023 елда ул «Россиянең иң яхшы мәктәпләре» ассоциациясе составына кергән. Укытучылар «Ел укытучысы» конкурсында «Йөрәгемне балаларга бирәм», «Кеше тәрбияләү» һәм «Педагог-психолог» номинацияләрендә җиңү яулаганнар. Укучылар бөтенроссия укучылар олимпиадасында, төбәкара һәм халыкара фән олимпиадаларында актив катнашалар һәм анда призлы урыннар яулыйлар. Иртәгә, 12 ноябрьдә, мәктәп этномәдәни компонентлы сыйныфлар оештыруга 25 ел тулуны билгеләп үтәчәк.