Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика шәһәрләре һәм районнары башлыкларына шундый йөкләмә бирде.
Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кичә, ел саен 10 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан, республикада ведомствоның алдынгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар.
«Барыннан да элек район һәм шәһәр башлыкларына мөрәҗәгать итәм - без кичә республикада шундый чара уздырдык. Полиция хезмәткәрләрен Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котладылар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу бәйрәмне бөтен ил билгеләп үтә. Иминлекне һәм хокук тәртибен тәэмин итү - бу бик җитди юнәлеш, чөнки тынычлыкны, тотрыклылыкны һәм татулыкны саклау - теләсә кайсы территория уңышының нигезе».
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, һәркем, балалары һәм киләчәге өчен борчылмас өчен, тынычлыкта һәм тату яшәргә тели.