Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы утырышын уздырды

08.11.2024

Бүген Мәскәүдә «Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе» Россия Федерациясе субъектларының икътисадый хезмәттәшлек ассоциациясе әгъзалары утырышы узды.

Очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

РИТА эшчәнлегенә һәм аның алга таба үсешенә бәйле актуаль мәсьәләләр каралды.

Владимир өлкәсен тәкъдир итү булды, аның җитәкчелеге Владимир өлкәсен Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзасы итеп кабул итүне сорап мөрәҗәгать итте. Утырыш барышында Владимир өлкәсен РИТА әгъзасы итеп кабул итү өчен тавыш бирелде.

Шулай ук Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенә кагылышлы башка оештыру мәсьәләләре дә каралды.

РИТА утырышында шулай ук Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТНВ Мәскәү филиалы материаллары кулланылды