Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Технологик лидерлык: бизнес, фән һәм дәүләт» форумында катнашты. Чара Мәскәүдә уза, оештыручылары «Деловая Россия» һәм Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (РИТА).
Чараның максаты - төбәкләрнең инновацион үсеше өлкәсендә хакимият һәм бизнес эшен киңәйтү, югары технологияләр өлкәсендә төбәкләрдә бизнес алып баруны яхшырту. Сессиянең модераторы «Деловая Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Андрей Репик булды.
Форумда Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков, РИТА төбәкләре делегациясе губернаторлары җитәкчелегендә, «Деловая Россия» координацион һәм генераль советлары әгъзалары, оешманың төбәк бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Рәисе - Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (РИТА) Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов, форум барышында чыгыш ясаганда, Россия Президенты Владимир Путинның 2030 елга кадәр бөтендөнья фәнни державалары унлыгына керү бурычын куйганын искә төшерде. "Фәнни-технологик үсешнең өстенлекләре һәм юнәлешләре билгеләнде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Һәм без Хөкүмәткә һәм министрлыкларга төбәкләр белән бергәләп эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерәбез». Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген РИТАга 18 төбәк керә. "Бүген РИТАга безнең стратегик партнер – Владимир өлкәсе кушылачак. Һәм РИТАда катнашучы төбәкләрнең гомуми саны 19га кадәр артачак». «Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе - илебезнең тулаем илкүләм продуктының 25 ы, инновацион продуктларны исәпкә алып - 37%ы", - дип төгәлләштерде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Деловая Россия» белән 2024 елда Петербург икътисадый форумы кысаларында имзаланган килешүнең үз вакытында булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бу килешү Владимир Путин куйган бурычлар кысаларында илнең технологик лидерлыгына ирешү өчен уртак хәрәкәтнең дөрес юнәлешен билгели.