Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Ел саен бу көнне - 10 ноябрьдә – алдынгы хезмәткәрләрне хөрмәтлиләр, ветераннарны — эчке эшләр бүлегенең элеккеге хезмәткәрләрен котлыйлар һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алалар.
Һөнәри бәйрәм алдыннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында тантаналы чаралар узды. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе плацында хезмәт автомашиналарын тапшыру тантанасы булды (барлыгы Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгыннан алынган 55 автомобиль тапшырылды). Транспорт чараларыннан ачкычларны ТР буенча эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов һәм ТР Иминлек советы секретаре Рафаил Гыйльманов тапшырды. Болар: ЮХИДИ өчен - «Грант» патруль Ладасы (28 бер.), ППСП өчен - «Грант» патруль Ладасы (7 бер.), ППСП өчен - «Патриот» патруль УАЗ (4 бер.) һ. б. Аннары Эчке эшләр министрлыгының Актлар залында тантаналы чара узды.
Тантанада катнашучыларга ведомствоның быелгы эше турында видеофильм күрсәтелде.
Ведомство хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов,Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгы Дамир Сатретдинов котлады.
"Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сезнең күбегез өчен эчке эшләр органнарында хезмәт итү - ул эш кенә түгел, ә тормышның максаты һәм мәгънәсе, - диде Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. Без сезнең хезмәтегезнең никадәр авыр икәнлеген беләбез, әмма сез аны намус белән үтисез, совет милициясенең иң яхшы традицияләрен лаеклы дәвам итәсез. Батырлыгыгыз, фидакарьлегегез, антыгызга һәм бурычыгызга тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Гомуми эшкә зур өлеш кертеп, үз тәҗрибәләрен һәм белемнәрен яшь буынга тапшырган хезмәт ветераннарына аерым ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә".
Рөстәм Миңнеханов Министрлык җитәкчелегенә һәм шәхси составка хезмәтләре өчен, республикада күп санлы чаралар, барыннан да элек, БРИКСның XVI саммитын уздырганда иминлек һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча куелган бурычларны намуслы үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Бүген махсус хәрби операция зонасында булган хезмәткәрләрне аерым билгеләп үтәм. Россия Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре составына кайткач, сезнең хезмәтегез тагын да зуррак әһәмияткә ия була башлады. Хәрбиләр, башка көч структураларыннан коллегалар белән иңгә-иң куеп эш итеп, сез яңа территорияләрдә мөһим бурычларны хәл итәсез. Сезгә батырлык, үрнәк хезмәт, күптән көтелгән җиңү якынлашуы өчен баш иябез», - диде ТР Рәисе.
«Ышанам ки, сез алга таба да куелган барлык бурычларны профессиональ һәм җаваплы хәл итәчәксез, Ватанга намуслы һәм тугры хезмәт итәчәксез, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Сезнең авыр, еш кына куркыныч хезмәтегезне без югары бәялибез. Республика җитәкчелеге киләчәктә дә эчке эшләр органнарын техник һәм кадрлар ягыннан ныгыту, хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль гарантияләре дәрәҗәсен күтәрү буенча чаралар күрәчәк, тиешле ярдәм күрсәтәчәк».
Рөстәм Миңнеханов алдынгыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Хезмәткәрләр шулай ук ведомство бүләкләрен дә алдылар.