Татарстан Рәисе һәм Абай өлкәсе Хакиме Казан Кремлендә Казахстанның бөек шәхесләренә багышланган күргәзмәдә булдылар

07.11.2024

Бүген Казан Кремленең күргәзмәләр залында «Бөтен кешелекне үз туганыңны яраткан кебек ярат...» күргәзмәсе ачылды. Проектны Абай өлкәсе Мәдәният көннәре кысаларында «Җидебай-Бөрілі» дәүләт тарихи-мәдәни һәм әдәби-мемориаль музей-тыюлыгы әзерләде.

Күргәзмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Абай өлкәсе (Казахстан) Хакиме Нурлан Уранхаев булды.

Күргәзмә казах әдәбияты классигы Абай Конанбайулына, шагыйрь һәм язучы Шәкәрим Ядайбердыулына, язучы һәм галим Мохтар Ауэзовка багышланган. Шулай ук атаклы казах рәссамы Абылхан Кастеевның эшләре белән танышырга мөмкин.

Экспозициядә Татарстан халкын Казахстанның бөек шәхесләренең тормышы һәм иҗаты белән таныштырачак шәхси әйберләр, китаплар һәм кулъязма материаллар тәкъдим ителгән. Барлыгы 80нән артык экспонат. Күргәзмә 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.