Рөстәм Миңнеханов: Авыл хезмәтчәннәребезнең һөнәри осталыгы һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә татарстанлылар төп азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителгән

07.11.2024

Бүген «Казан Экспо»да Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, тармак алдынгылары һәм ветераннары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, авыл хезмәтчәннәребезнең һөнәри осталыгы һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә татарстанлылар үзләре җитештергән төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин ителгән. Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе бу игелекле эшкә дистә еллар багышлаган тармак ветераннарын да билгеләп үтте. Быел Татарстанда 3,8 млн тонна ашлык игелгән. Тулаем җыем 2,5 млн тонна шикәр чөгендере, 1,2 млн тонна бәрәңге һәм яшелчә белән тәэмин ителгән. Терлекләрне продуктив кышлату өчен җитәрлек азык әзерләнгән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, болар барысы да - АСК хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте. Бөртеклеләрне иң күп Буа, Тәтеш һәм Арча районнары суктырган. «Чынлы», «Камский Бекон», «Вахитово» авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук «Агросила», «Чистай», «Август – Агро», «Ак Барс Холдинг» һәм «Красный Восток Агро» алдынгы агрохолдинглары лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр. "Бу казанышлар - меңләгән авыл хезмәтчәннәре коллективларының эше нәтиҗәсе,аларның күбесе бүген залда. Иң яхшы күрсәткечләрне билгеләп үтәсем килә. Иң күп ашлык суктырган комбайнчылар: Алексей Анатольевич Козлов, Александр Петрович Кочетков һәм Рамил Равил улы Габетдинов. Залда шулай ук яшь комбайнчыларның республика конкурсында җиңгән Ильяс Илһам улы Миңнегулов та бар», – диде республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерү буенча республикада алдынгылыкны саклаучы терлекчеләргә аерым рәхмәт белдерде. Моңа төп өлешне традицион лидерлар кертә. Кукмара районы республика районнары арасында беренче булып тәүлеклек савым 500 тоннага җиткән. Әтнә, Балтач һәм Саба районнарында һәркөнне 300 тоннадан артык сөт савыла. Татарстан Республикасы Рәисе Минзәлә районын аерым билгеләп үтте, анда мөгезле эре терлекләрнең баш саны һәм ит җитештерү иң югары үсеш алган. Ә Тукай районы республиканың сәнәгый дуңгызчылык һәм кошчылык үзәге булып тора. Рөстәм Миңнеханов терлекчелек өлкәсе алдынгыларына рәхмәт белдерде. Алар арасында сыер савучылар Рузия Салих кызы Зарипова һәм Галина Ивановна Калмыкова да бар. Ит терлекчелегендә мөгезле эре терлекләр симертү буенча – Марат Вәдүт улы Фәизов һәм Азат Әхмәдулла улы Галимуллин, дуңгызлар симертү буенча - Олег Анатольевич Степанов һәм Андрей Леонидович Федотов иң яхшылар булдылар. Бүгенге тантанада шулай ук Бөтенроссия зоотехниклар конкурсында 3 урынны алган Рамилә Рәфыйк кызы Вәлиуллина да катнашты. "Барлык алдынгыларның исемнәрен санап чыгу мөмкин түгел. Без сезнең барыгызга да хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтәбез!"- дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов залда утыручыларга. Ул искәрткәнчә, быел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Бүген агросәнәгать комплексы яхшы үсеш потенциалы булган заманча югары технологияле тармакка әверелде. Август аенда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут катнашында Казан аграр университетының «Агробиотехнопаркы» ачылды. "Бу уникаль проект укыту-тәҗрибә хуҗалыгы форматын торгызуга юнәлдерелгән. Ул селекция һәм орлыкчылыкта алдынгы тәҗрибә уртаклаша торган федераль мәйданчык булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Татарстан Рәисе тышкы базарларга чыгуның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, республика халыкара китереп торулар өчен бөтен Идел буеның азык-төлек хабы булырга тиеш.

Бүген Татарстанның 258 компаниясе якын һәм ерак чит илләрнең 52 иленә продукция җибәрә. Экспортерларга ярдәм итү өчен Каспий төбәге, Персия култыгы, Һинд океаны һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән транспорт коридорлары төзелә. «Август» компаниясе Свияжск мультимодаль логистика үзәге мәйданчыгында заманча элеватор кертте. Шундый ук проект Бөгелмә районында да гамәлгә ашырыла. 30 октябрьдә Тукай районындагы «Алабуга» МИЗның яңа терминалы территориясеннән Кытайга беренче контейнер поезды җибәрелде. «Бу колачлы проектлар логистиканы оптимальләштерергә, Татарстан икътисадының үсеш ноктасына әверелергә мөмкинлек бирәчәк", - дип белдерде республика Рәисе.

Татарстанда фермер хуҗалыкларына актив ярдәм күрсәтелә. Рөстәм Миңнеханов игътибар иткәнчә, фермерлар, җирдә эшләүдән тыш, авыл тормышын, мәдәниятне һәм туган телне саклау буенча миссияне лаеклы үтиләр, кече ватаннарында социаль йөкләмәне намус белән башкаралар. "Фермерларның тәҗрибәсе һәм белемнәре буыннан-буынга тапшырыла торган династияләр булып эшләве сөендерә. Бүген залда безнең белән Гафур Борһан улы Зарипов. Аның белән бергә хуҗалыкта улы, кызы һәм оныклары эшли. „Алтын көз“ күргәзмәсе кысаларында ул „Иң яхшы гаилә фермер династиясе“ номинациясендә алтын медаль белән бүләкләнде», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Яшь фермерлар арасында Татарстан Рәисе югары уку йортын тәмамлаганнан соң туган авылы Кайбыч районының Чүти авылына кайткан Гөлназ Щукинаны аерым билгеләп үтте. Бүген ул хуҗалыкны уңышлы үстерә, авылдашларына ярдәм күрсәтә һәм авылны төзекләндерә. "Мондый кешеләр барында безнең авылларның киләчәге ышанычлы. Безгә мондый мисалларның күбрәк булуы мөһим. Без һичшиксез фермерларыбызга ярдәмнәребезне дәвам итәчәкбез", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе. Республикада авылларда тормыш сыйфатын яхшырту буенча зур эш алып барыла: беренчел медицина-санитария ярдәме модернизацияләнә, мәдәни үзәкләр һәм спорт мәйданчыклары төзелә, су белән тәэмин итү, яктырту һәм башкалар яхшыра.

"Авылга ярдәм итү һәрвакыт безнең беренче чираттагы бурыч булды, без киләчәктә дә бу юнәлештә эшләячәкбез. Тармакка системалы ярдәм күрсәткәннәре өчен без илебез Президентына, федераль Хөкүмәткә һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәтле», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Аерым ул авыл халкына атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырганнары өчен рәхмәт белдерде. Бу шәһәр халкына сыйфатлы һәм табигый продукцияне кулай бәядән сатып алырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасы Рәисе МХО кысаларында күрсәтелә торган ярдәмнәре өчен аграрийларга аерым рәхмәт белдерде – барлык районнар сугышчыларга һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә йөзләрчә тонна продукция җибәрә.

"Бүген залда безнең белән янәшә махсус хәрби операциядә катнашучылар. Сез туган җирегездә хезмәт куйдыгыз, хәзер Ватанны лаеклы саклыйсыз һәм тиз арада җиңүгә ирешүгә өлеш кертәсез», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары ул агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән аерым өлешләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча Татарстан Россия субъектлары арасында лидерлар бишлегенә керә. Бүгенгә агросәнәгать комплексында 182 меңнән артык татарстанлы эшли. Илнең авыл хуҗалыгы җирләренең 2%ын алып торып, республика барлык категория хуҗалыкларда аның авыл хуҗалыгы продукциясенең 3,5%ын җитештерә. Идел буе федераль округында Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясенең чагыштырма күләме 15%ы - ул лидер булып тора. Ил төбәкләре арасында Татарстан тере үлчәмдә сөт җитештерү һәм мөгезле эре терлекләр җитештерү буенча беренче урында тора, бәрәңге җыю буенча - икенче урында. Шулай ук терлек ите һәм кош ите, йомырка җитештерү һәм шикәр чөгендере җыю буенча унлыкка керә. Төп азык-төлек товарлары буенча үз-үзен тәэмин итә торган төбәк булып тора. Соңгы 5 елда республиканың агросәнәгать комплексына шәхси инвестицияләр 146,2 млрд сум тәшкил итте, шул исәптән авыл хуҗалыгына – 122 млрд сум.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.