Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия ҖҮФХИнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Эдуард Хиалиев озатуында пенитенциар ведомство учреждениеләрендә - Казанда урнашкан 1 нче һәм 2 нче тикшерү изоляторларында булды, шулай ук яңа тикшерү изоляторын төзү барышы белән танышты.
Гудованцев урамындагы тикшерү изоляторын 2025 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла. 15 гектар мәйданда КПП, административ бина, 6 режимлы корпус, шул исәптән хатын-кызлар һәм балигъ булмаганнар өчен. Кер юу, кухня, ашханә, гараж, шулай ук азык-төлек һәм кием-салым складлары белән озак һәм кыска вакытлы очрашулар үткәрү өчен аерым корпус бар.
Моннан тыш, СИЗО территориясендә кинология хезмәте корпусы, каршылыклар полосасы булган изоляторның шәхси составын әзерләү өчен шәһәрчек һәм шулай ук хезмәткәрләр өчен тирлы спорт корпусы, тренажер залы һәм көрәш залы төзелә. Казанда яңа СИЗО урыннары лимиты 1000 дип исәпләнгән.
Рөстәм Миңнеханов төзелеш-монтаж эшләрен башкару сроклары буенча уңай динамиканы билгеләп үтте.