Рөстәм Миңнеханов Г. Камал исемендәге яңа театр төзелешенең барышы белән танышты

05.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы төзелеше барышы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар озата йөрде.

Башта Рөстәм Миңнехановка театр бинасы янындагы территорияне төзекләндерү турында сөйләделәр. Карау барышында «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина аңлатмалар бирде. Театр янында төзекләндерелгән яр буе белән бергә парк мохите барлыкка киләчәк. Бу театрның әйләнә-тирә мохит белән үзара ярашуының яңа сценарийларын һәм форматларын тәэмин итәчәк. Тирә-яктагы территория төрле функциональ зоналарга бүленгән. Бина каршында - зур булмаган театр мәйданы. Ачык киңлек Һади Такташ һәм Назарбаев урамнары чатыннан туп-туры театр ишегенә алып барачак.

Яр буена якынрак театр бакчасы җәеләчәк, аның аша туп-туры суга чыгарга мөмкин булачак. Бакчада төрле мәйданчыклары булган 170 метр озынлыктагы махсус сукмак салынган. Су ягыннан театр буйлап «тамаша" зоналары урнашачак. Монда ук - театр труппаларының урам чыгышлары һәм башка форматтагы вакыйгалар өчен билгеләнгән ачык театр сәхнәсе. Шулай ук театр янындагы территориядә балалар өчен мәйданчык барлыкка киләчәк.

Аннары Татарстан Рәисе театр комплексының әзерлеген бәяләде. Бинада берничә зал, креатив-белем бирү лабораторияләре, иҗтимагый зона, шулай ук репетиция һәм административ бүлмәләр каралган. Бүген биредә бизәү эшләре дәвам итә, залларда җайланмалар һәм җиһазлар урнаштырыла. Театр биналарын бизәгәндә татар мәдәнияте өчен традицион образлар кулланыла. Төзүчеләр белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов ашыкмаска, башкарылган эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирергә чакырды. "Бу безнең шәһәр өчен әһәмиятле объект. Шуңа күрә сыйфат барысыннан да өстен булырга тиеш!" - дип ассызыклады республика Рәисе.

Камал театрының яңа бинасын төзү Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары арасындагы янәшәдәге кварталны комплекслы төзекләндерүгә этәргеч булды. 2024 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча биредә 20 ишегалды төзекләндерелгән. Төзелеш эшләре барышында җәяүлеләр зоналары зурайтылган, яктырту яхшырган, яңа балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылган, шулай ук төп объектларга - балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм җәмәгать транспорты тукталышларына уңайлы маршрутлар булдырылган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.