Рөстәм Миңнеханов гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен премия лауреатларын бүләкләүдә: Безнең җәмгыять җитлеккәнлеген күрсәтте һәм дәүләтнең чын терәге булды

05.11.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аеруча хөрмәт казанган татарстанлыларга – гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен премия лауреатларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

"Бу залда гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлешләре өчен республика премиясе лауреатларын сәламләвемә шатмын, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Гадәттәгечә бүләкләү тантанасы истәлекле даталарны бәйрәм итү көннәрендә уза: кичә без бөтен ил белән Халыклар бердәмлеге көнен үттек, ә иртәгә Татарстан Конституциясен кабул итү көнен билгеләп үтәчәкбез».

Татарстан Рәисе искә төшергәнчә, республикада гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә өлеш керткән өчен премия 2015 елдан бирле ел саен тапшырыла.

"Узган ун ел эчендә кайчак иң катлаулы шартларда безнең җәмгыять үзенең җитлеккәнлеген күрсәтте һәм дәүләтебезнең чын терәге булды. Шунысы куанычлы, төп эшчәнлеге хәйриячелек һәм волонтерлыкны үстерү булган оешмалар саны елдан-ел арта. Безнең кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртә торган, социаль проблемаларны хәл итәргә һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытырга мөмкинлек бирә торган социаль әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырыла. Бүген без аеруча алдынгы иҗтимагый хәрәкәт вәкилләрен хөрмәтлибез", - диде Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә.

Алар арасында: Татарстанда балигъ булмаганнарның иҗтимагый тәрбиячеләре институтын һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балаларны ведомствоара патронлыкка алу системасын булдыру инициаторы Илсөяр Хәләлетдин кызы Гарифуллина, үз сафларына 900 меңнән артык кешене берләштерүче Татарстан ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Хәбир Газиз улы Иштирәков, Наилә Камил кызы Таҗиева патронацияләү системасын булдыру инициаторы Илсөяр Хәләлетдин кызы Гарифуллина, үз сафларына 900 меңнән артык кешене берләштерүче Татарстан ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Хәбир Газиз улы Иштирәков, Наилә Камил кызы Таҗиева — Ватанны саклаучыларның батырлыклары турындагы тарихи хәтерне саклауга, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне яклауга, шулай ук Татарстанда туризмны үстерүгә юнәлдерелгән күп санлы проектлар авторы һәм җитәкчесе. Бүләкләнүчеләр арасында «Зәкят" фонды да бар – бүгенге көндә МХО сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә, Фәләстиннең тыныч халкына гуманитар ярдәм җыю һәм тапшыру буенча зур эш алып бара торган Татарстандагы иң борынгы хәйрия фондларының берсе, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган ата-аналарны, опекуннарны, попечительләрне берләштерүче, проблемаларын һәм туган мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итүче Баулы районының «Благо» иҗтимагый оешмасы, Анжела Вавилова исемендәге Төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасы - лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм фонды, ул системалы рәвештә паллиатив ярдәмне үстерә һәм онкологик авырулы балаларга һәрьяклап ярдәм күрсәтә.

«Шулай ук бүген без туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм популярлаштыру, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту буенча актив эш алып баручы «Башкортларның милли – мәдәни автономиясе – Татарстан Республикасы башкортлары корылтае» төбәк иҗтимагый оешмасын, «Союз десантников» яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм илнең Кораллы Көчләренең абруен күтәрү өлкәсендә әйдәп баручы оешманы бүләклибез, - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. - Барыгызны да лаеклы бүләкләре белән чын күңелдән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, яңа казанышлар, барлык башлангычларны тормышка ашыру өчен көч һәм энергия телим».

Тантана азагында фотога төштеләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.