Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!
Моннан дүрт гасыр элек Кузьма Минин һәм князь Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе сугышчылары, нинди катлаудан булуларына, дини инануларына һәм җәмгыятьтә ниндиурын тотуларына карамастан, бергәләп туган җирне чит ил баскыннарыннан азат итте.
Илебезнең данлы тарихы күпмилләтле халкыбызга хас рухи көчнең, нык ихтыяр, каһарманлык һәм какшамас бердәмлекнеңбарлык кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итүен раслады.
Хәзерге вакытта да махсус хәрби операция уздырыла торган зонада төрле милләт һәм дин вәкилләре булган хәрбиләребезнең туганнарча мөнәсәбәте неонацизм куркынычы алдында илкүләм берләшү күрсәткечебулып тора. Алар – бер-берсенә ныклы таяныч һәм терәк. Бу тыгызсафларда татарстанлылар, республикабызның абруен күтәреп, күпсанлы кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәтә. Татарстан җәмәгатьчелеге өчен хәрби хезмәткәрләргә, аларның гаиләләренә булышу изге бурычка һәм намус эшенә әйләнде.
Халыкның бердәмлеге, милләтләр һәм диннәр арасында традицион рухи-әхлакый хәзинәләребезгә нигезләнгән татулык, үзара аңлашып яшәү илебезнең һәм аның алдынгытөбәкләреннән булган Татарстан Республикасының тизләнешле үсеше өчен мөһим шартларның берсе булып тора.
Һәрберебезнең Россия язмышыннан аерылгысыз булуы, аның алгарышына өлеш кертүе, үз-үзенә ныклы ышанычы, һичшиксез, иң кыю планнарны һәм проектларны тормышка ашырырга, зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирер.
Ихлас йөрәктән сезгә исәнлек-саулык, тынычлык, игелек һәм иминлек телим».