Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Әмире Галиҗәнап Хәмәд бин Иса Әл Хәлифә белән очрашты. Очрашу Татарстан Рәисенең Манамага эш сәфәре кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ислам банкингы һәм финанслары буенча конференциядә катнашу Татарстан делегациясе өчен бик файдалы, чөнки республика Россия Федерациясендә бу юнәлештә сынау төбәге булып тора.
Татарстан Рәисе Бәхрәйн җитәкчелегенә октябрь ахырында Казанда узган БРИКС саммитында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Мәмләкәтне Тышкы эшләр министры Абдуллатыйф бин Рәшид Әл Заяни тәкъдим итте.
"Россия Федерациясе Бәхрәйн белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Мәскәү һәм Манаманы халыкара һәм төбәк проблемаларының киң даирәсе буенча охшаш позицияләр якынайта. Безнең ил Мәмләкәтне Якын Көнчыгыш төбәгендә мөһим сәүдә-икътисадый һәм инвестицион партнер буларак карый", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Быелның 1 нче яртыеллыгы йомгаклары буенча Бәхрәйн белән Татарстан арасында товар әйләнеше узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 100%ка арткан, 465 мең доллар тәшкил итә. Яклар продукция китереп тору өчен номенклатура шактый киң булуын билгеләп үттеләр.
«Безнең республика, Россиянең ислам дөньясы белән үзара хезмәттәшлек үзәге буларак, Бәхрәйннән инвестицион капитал җәлеп итү өчен платформа була ала», - диде республика Рәисе.
Бәхрәйн Әмире, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановның конференциянең төп кунагы булуын, аның статусын күтәрүен билгеләп үтте. "Сезне Бәхрәйндә күрүебезгә һәрвакыт шат һәм безнең барлык уртак проектларга ярдәм итәргә әзер", - дип белдерде Хәмәд бин Иса Әл Хәлифә.