Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы (AAOIFI) Попечительләр советы рәисе Шәех Ибраһим бин Хәлифә Әл Хәлифә белән очрашу уздырды.
AAOIFI - ислам финанс институтларына ярдәм итүче иң абруйлы хөкүмәтнеке булмаган оешмаларның берсе. Штаб-фатиры Бәхрәйн Мәмләкәтендә урнашкан. Оешманың төп максаты - бөтен дөнья буйлап ислам банклары һәм финанс оешмалары өчен стандартлар эшләү һәм раслау.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның оешма белән яхшы эшлекле мөнәсәбәтләре җайга салынган. Аның вәкилләре даими рәвештә «KazanForum» халыкара икътисадый форумында катнашалар. Соңгы чара кысаларында алар катнашучылар өчен ислам финанслары буенча белем бирү курсы уздырдылар. "Сезнең оешма тарафыннан чыгарыла торган стандартлар финанслау һәм инвестицияләргә бәйле нормаларны гына түгел, ә эшчәнлекнең теләсә кайсы өлкәсендә шартнамәләр төзүнең һәм аларны үтәүнең гомуми кысаларын да билгели. Гомумән алганда, безнең республика, Россиядә партнерлык финанславын үстерү буенча сынау төбәге булуын исәпкә алып, сезнең оешма белән алга таба хезмәттәшлек итү безнең өчен бик мөһим, шул исәптән ислам финанслары өлкәсендә белгечләр һәм стандартлар әзерләү өлешендә дә», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Попечительләр Советы Рәисенә.
Очрашуда әлеге конференцияне Татарстанда уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Шәех Ибраһим бин Хәлифә Әл Хәлифә әлеге мөһим форумны оештыруда кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.