Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Мәмләкәтенә эш сәфәренә килде.
Манама шәһәренең халыкара аэропортында Татарстан Рәисен әмир гаиләсе әгъзалары Шәйх Хәмәд бин Ибраһим Әл Хәлифә, Галиҗәнапләре Шәйх Фәйсал бин Рашед Әл Хәлифә, Шәйх Ибраһим бин Хәлифә Әл Хәлифә, Россия Федерациясенең Бәхрәйн Мәмләкәтендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Алексей Скосырев, шулай ук Губернатор Мухәррак Салман ибн Иса ибн Һинди каршы алды.
Рөстәм Миңнеханов Ислам банкингы һәм финанслары буенча 19 нчы еллык конференциядә катнашачак, шулай ук бизнес һәм Бәхрәйн җитәкчелеге вәкилләре белән эшлекле очрашулар уздырачак.