Марат Җәббаров республикада урып-җыю эшләренең барышы һәм орлыкчылыкны үстерү турында сөйләде

02.11.2024

Республикада урып-җыю эшләренең барышы һәм орлыкчылыкны үстерү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль оешмалар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Кырларда көнбагыш, кукуруз һәм шикәр чөгендере җыю дәвам итә. Көнбагыш 28 мең га яисә урып-җыю мәйданының 13%ын суктырасы бар. Узган 2 атнада 28 мең га мәйданда суктырылган, бу барлык мәйданның 13%ын тәшкил итә. Шулай ук 23 мең га ашлык кукурузы җыеп аласы бар. 2 атнада 18 мең га яисә барлык мәйданның 30%ы җыелган. Шикәр чөгендерен 3,5 мең га мәйданда җыясы кала. Шактый мәйданнар Буа районында - 1290 га, Сарман районында - 860 га һәм Тәтеш районында - 840 га. 2 атна эчендә 10 мең га яисә барлык мәйданның 18%ы алынган. Мондый һава торышы булганда һәркөнне 500 гектарга якын чөгендер җыеп алына. Бүгенгә 2 млн 438 мең тонна татлы тамыр алынган, шуның 780 мең тоннасы эшкәртелгән. Яңа уңыштан 110 мең тонна шикәр җитештерелгән.

Аннары министр республикада орлыкчылыкны үстерү турында сөйләде. Бүген республикада 54 орлыкчылык хуҗалыгы һәм 7 орлык заводы эшли. Алар республика аграрийларының бөртекле культураларның югары репродукция бирә торган сыйфатлы орлыкларына ихтыяҗын тулысынча каплыйлар. Оригиналь һәм элиталы орлыкларга ихтыяҗ 110 мең тонна булганда, заводлар һәм орлык хуҗалыклары ел саен 145 мең тоннага якын орлык җитештерә. Соңгы 3 елда бөртекле культураларның 38%ы югары репродукцияле орлыклар чәчелә - бу Россиядә иң яхшы күрсәткеч.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.