Республикада 12 муниципаль берәмлектә 67 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау дәвам итә. Төзелеш-монтаж һәм сезонлы эшләр 99%ка үтәлгән. Подряд оешмалары тарафыннан 682 йорт төзелеп беткән, шул исәптән 10 муниципалитетта соңгы ярты айда файдалануга 63 объект тапшырылган. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль оешмалар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бу атнада Менделеевск районында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын ремонтлау буенча республика программасы тулысынча төгәлләнгән. 3 федераль һәм 4 республика программасыннан торган мәгариф өлкәсенә кергән 5 млрд сумнан артык 185 объектта эшләр тәмамланган. Болар - 21 балалар бакчасы, 51 мәктәп һәм белем бирү үзәге, 94 азык-төлек блогы, 4 ресурс үзәге һәм 15 урта махсус уку йорты тулай торагы.
«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча өч федераль һәм республика программасына кергән 138 объектның 17се буенча эшләр дәвам итә. Бу Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендәге поликлиника, анда эшләр тәмамланган диярлек. Узган 2 атнада Түбән Камада поликлиника тапшырылган. 16 объект стационарларны ремонтлау программасы буенча подрядчыларда кала, аларның үтәлеше 92% дип бәяләнә. Узган ике атнада Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә берәр объект төгәлләнгән.
«Яшьләр сәясәте» тармагында 28 объект арасыннан 4 яшьләр үзәге буенча эшләр дәвам итә – программаның гомуми үтәлеше 64% тәшкил итә. Соңгы ике атнада Тукай районындагы объектта эшләр төгәлләнгән. 6 балаларны савыктыру лагере буенча эш күләме 82%ка башкарылган. Казанда бер объект яшүсмерләр клубларын ремонтлау программасы буенча эшләнә әле. Аның буенча үтәлеш 45% тәшкил итә. 6 психологик-педагогик ярдәм үзәген ремонтлау буенча гомуми күләмнең 65%ы үтәлгән.
«Мәдәният» тармагының 24 объектын ремонтлау буенча 5 балалар сәнгать мәктәбеннән бары тик Мамадыш шәһәрендәге объект кына эшләнеп бетмәгән. Аның буенча үтәлеш 98% тәшкил итә. 19 мәдәни объектның 6сында төзелеш-монтаж эшләре алып барыла. Аларның гомуми күләме 97%ка җиткән. Соңгы ике атнада Лениногорск районында объект төзелеп беткән. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының (Казан объекты, эшләр 99% ка үтәлгән) һәм урманчылык биналарының (Саба районы, 80%) программалары буенча берәр объектны төзеп бетерәсе калган. Казандагы соңгы объектта
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биналарын ремонтлау буенча эшнең соңгы этабында. Спорт министрлыгы объектлары буенча 18 объектның 4се эшләнә әле. Гомумән алганда, программаның үтәлеше гомуми күләмнең 97 %ы дип бәяләнә. Узган ике атнада Казанда бер объект төгәлләнгән.
Хәрби комиссариатларга ремонт 98%ка башкарылган. 7 объект эшләнә. Соңгы ике атнада Кама Тамагы районында бер объект төзелеп беткән. Муниципаль архивлар буенча үтәлеш - 88%, җәмәгать судьялары биналары буенча – 99%, Росгвардия карамагындагы биналар буенча – 99%.
Киңәшмәдә шулай ук халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дисциплинасы һәм предприятие һәм оешмаларның куелган энергия ресурслары өчен бурычлары турында мәгълүмат җиткерелде. Үткәрелгән анализ нигезендә, быелның сентябрендә республика буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләүләр җыю дәрәҗәсе узган елның шушы чорына карата 3,1%ка арткан һәм 101,4% тәшкил итә. Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында халыкның түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 98,9% тәшкил итә. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,3%ка югарырак. Уртача еллык дәрәҗә 99,3% тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән 0,1%ка югарырак.
Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше гомуми күләмдә 76,4%ка җиткән. 2024 елның 1 октябренә газ өчен срогы чыккан бурыч суммасы 144 млн сумга якын тәшкил итә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6 млн сумга кимү күзәтелә. Кулланылган электр энергиясе өлешендә бер елда бурыч суммасының 11,5 млн сумга артуы теркәлә. 2024 елның 1 октябренә бурычларның гомуми суммасы 40 миллион тәшкил итә. Идарәче оешмаларның җылылык энергиясе өчен «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте алдындагы бурычы 1 октябрьгә 16 млн сумга кимегән һәм 104 млн сум тәшкил итә.
Азакта җылы бирү чорына әзерлек паспортларын алу эше турында сөйләделәр. Ростехнадзор мәгълүматларына караганда, 3 муниципалитетта 8 оешма бу эшне дәвам итә. 134 оешма әзерлек актлары алган, шуларның 101 оешмасы 42 муниципаль берәмлектә эшләрен тулысынча төгәлләгән. 27 район муниципаль берәмлекнең әзерлек паспорты алган.