Татарстан Рәисе: Эксплуатацияләүче оешмаларның юлларны көзге-кышкы карап тоту режимына оператив күчүен тәэмин итәргә кирәк

02.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эксплуатацияләүче оешмаларның юлларны көзге-кышкы карап тоту режимына оператив күчүен тәэмин итәргә кушты.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, гидрометүзәк мәгълүматлары буенча якын көннәрдә кар явачак, юлларда бозлавык көтелә. Ул юл хәрәкәте иминлеге чараларын, юлларны һәм җәяүлеләр зоналарын норматив хәлдә тотуны көчәйтергә өндәде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 8 ел эчендә республика акчалары хисабына шәһәрләргә һәм районнарга 700 берәмлек юл-коммуналь техникасы тапшырылган. «Көзге-кышкы чорда аның тулы әзерлеген һәм төзек эшләвен тәэмин итүегезне сорыйм», - диде Татарстан Республикасы Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.