Рөстәм Миңнеханов: Ил дошманнары җәмгыятебезне таркатырга тырышкан шартларда бердәмлек аеруча мөһим

02.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алда торган бәйрәмнәр вакытында халыкның иминлеген тәэмин итәргә кушты.

"4 ноябрьдә без Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәкбез. Бу бәйрәмнең аерым мәгънәсе бар. Моннан дүрт гасырдан артык элек безнең ата-бабаларыбыз берләшеп туган җирләрен чит ил илбасарларыннан азат иткәннәр. Алар чыгышлары, диннәре һәм җәмгыятьтәге дәрәҗәләре буенча төрле булганнар, ләкин барысын да Ватанга мәхәббәт берләштергән. Ил дошманнары җәмгыятебезне таркатырга, халыкларны милли һәм дини нигездә кара-каршы куярга тырышкан шартларда бердәмлек аеруча мөһим", - диде ТР Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, 4 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында республика дәрәҗәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара узачак. Бәйрәм чаралары республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында барачак.

Шулай ук дүшәмбе көнне православие динен тотучылар иң хөрмәтле изге урыннарның берсе – Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә бәйрәм билгеләп үтәләр. Казанда тәре йөреше узачак, анда гадәттәгечә бик күп дин тотучылар катнаша. Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын бәйрәм белән котлады. Ул алда торган барлык чараларны иң югары дәрәҗәдә оештырырга, җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыкны саклауны тәэмин итү буенча көчәйтелгән чаралар күрергә кирәклегенә игътибар итте.

Шулай ук киләсе атнада, 6 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. "Төп закон катлаулы вакытта, җәмгыятьтә колачлы үзгәрешләр чорында кабул ителде. Ул бүген дә безнең төп документ булып тора, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен гарантияли, халыкларыбызның тарихи, милли һәм рухи традицияләрен, мәдәниятләрен һәм телләрен саклап калуны тәэмин итә, гражданнар тынычлыгы һәм татулыгының, республиканың уңышлы социаль-икътисадый үсешенең ышанычлы нигезе булып тора. Мин ышанам, конституцион нормаларны һәм нигезләмәләрне үтәп, без бергәләп илнең бердәмлеген ныгыту һәм туган республикабызны чәчәк ату юнәлешен дәвам итәчәкбез. Барыгызны да якынлашып килүче Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.