Рөстәм Миңнеханов ТР Фәннәр академиясе академигы Ренат Мөслимовны 90 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды

01.11.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов геология-минералогия фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы Ренат Хәлиулла улы Мөслимовны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Котлау тантанасы Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Ренат Мөслимовка Татарстан Республикасы дәүләт бүләген - «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. Бүләк Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән республиканың нефть сәнәгатен үстерүгә керткән аерым өлеше, күпьеллык хезмәте, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен бирелде.

Ренат Хәлиулла улы Мөслимов 1934 елда туган. Бүген ул - Тау фәннәре академиясенең, Россия Табигый фәннәр академиясенең һәм ТР Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, РФ һәм ТР атказанган геологы, СССР һәм ТР Дәүләт премияләре лауреаты.

Ренат Хәлиулла улы Мөслимовның бөтен хезмәт эшчәнлеге Татарстанның нефть чыгару тармагы белән тыгыз бәйләнгән. Ул эшләгән заманда 100гә якын нефть чыганагы ачылган, дөнья практикасында беренче тапкыр нефть чыгаруны тотрыклыландыру бурычы уңышлы хәл ителгән. Аның җитәкчелегендә авыр чыгарыла торган запасларны эшкәртүнең югары нәтиҗәле комплекслы системасы булдырылган.

Мөслимов нигез салган Татарстан геолог-нефтьчеләр мәктәбе үзен элеккеге СССР масштабларында гына түгел, ә дөньяда да бик яхшы күрсәтте. Ул нефть ятмаларын эшкәртүгә һәм нефть-газ тармагын үстерүгә инновацион алымнар булдыру өлкәсендә новатор булды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.