Рөстәм Миңнеханов: Спортчыларыбызның уңышлары нәтиҗәсендә Казанның Россиянең чирәмдәге хоккей башкаласы булуын ышаныч белән әйтергә мөмкин

31.10.2024

Бүген Казан Кремлендә чирәмдә хоккей буенча «Динамо - Ак Барс» ир-атлар клубы һәм чирәмдә хоккей буенча «Ак Барс - Динамо» хатын-кызлар клубы - 2024 елгы сезонның чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионнары коллективларын хөрмәтләү тантанасы узды.

Спортчыларны лаеклы җиңүләре белән Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады. Ул данлыклы ир-атлар командасының 22 тапкыр Россия чемпионы булып һәм 2024 ел сезонының барлык трофейларын яулап, ышанычлы һәм берсүзсез өстенлеккә ирешүен билгеләп үтте. Ир-атлар командасының уңышы кызлар өчен стимул булды, алар каты көрәштә дүртенче тапкыр Россия чемпионнары титулын яуладылар. "Чемпионат дәвамында командалар якты һәм матур уен, югары осталык, бердәмлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Сезнең казанышларыгыз нәтиҗәсендә бүген Казанның Россиянең чирәмдәге хоккей башкаласы булуын ышаныч белән әйтергә була. Без сезнең җиңүләрегез белән горурланабыз!"- дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе чемпионнарга.

Ул билгеләп үткәнчә, Казан командаларының җиңүе - бөтен коллективның планлы, максатчан хезмәте нәтиҗәсе. Рөстәм Миңнеханов командалар җитәкчелегенә, уенчыларга, тренерлар штабларына, республиканың Чирәмдәге хоккей федерациясе җитәкчелегенә, клублар иганәчеләренә һәм «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенә рәхмәт белдерде. Республика Рәисе командаларның күбесенчә Татарстанның чирәмдәге хоккее - «Динамо» олимпия резервы республика спорт мәктәбе укучылары белән тулылануына игътибар итте. "Шулай ук бертуктаусыз ярдәмнәре өчен гаиләләрегезгә, дусларыгызга, җанатарларыгызга һәм барлык татарстанлыларга рәхмәт белдерәсем килә. Ышанам ки, җанатарларның ярдәме киләчәктә дә нәтиҗәле уенга этәргеч булачак, һәм сез киләчәктә дә безне спорттагы казанышларыгыз һәм ышанычлы җиңүләрегез белән сөендерәчәксез», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм спортчыларга һәм клуб хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

«Ак Барс - Динамо» хатын - кызлар чирәмдәге хоккей клубының баш тренеры Валентина Апельганец һәм «Динамо-Ак Барс» ир-атлар чирәмдәге хоккей клубының баш тренеры Араик Маргарян республика җитәкчелегенә спортның бу төренә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерделәр. Алар билгеләп үткәнчә, Татарстанда тренировкалар алып бару һәм ярышлар уздыру өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыру буенча зур эш алып барыла.

Аннары Рөстәм Миңнехановка 2024 елгы чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатының алтын медальләрен тапшырдылар.

Бүгенге көндә республикада чирәмдәге хоккей белән 1,5 мең кеше шөгыльләнә, шул исәптән 250дән артык гүзәл зат. «Динамо» республика олимпия резервы спорт мәктәбендә 834 бала шөгыльләнә. Алар белән 20 штатлы тренер-укытучы эшли. Татарстанда спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең күбесе Казан шәһәренең осталар командаларында уйный торган система җайга салынган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.