Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәте әгъзалары белән үткәргән киңәшмәдә катнаша

30.10.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты - Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Россия Хөкүмәте әгъзалары белән үткәргән киңәшмәдә катнашу.

Төп тема - авыл территорияләрен комплекслы үстерү һәм 2030 елга кадәр дәүләт программасын гамәлгә ашыру перспективалары турында дәүләт программасын үтәү.

Киңәшмә барышында Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут һәм Алтай крае Губернаторы Виктор Томенко нотыклары яңгыраячак. Моннан тыш, башка мөһим агымдагы мәсьәләләр дә каралачак.

Исегезгә төшерәбез, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы 2019 елдан бирле эшли, аның кысаларында яңа торак, коммуналь инфраструктура төзелә, җәмәгать урыннары, юллар төзекләндерелә, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырыла һ.б. аңа өстәп «Авыл өчен кадрлар» Хөкүмәт проекты старт алды, ул «авылның яңа йөзен» формалаштыруга һәм авыл җирендә яшьләр үсеше өчен пространство булдыруга юнәлдерелгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТНВ Мәскәү филиалы материаллары буенча