Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның мөрәҗәгате

30.10.2024

Хөрмәтле татарстанлылар!

30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Репрессияләнгән 54 727 кешенең, аларның гаиләләренең исемнәре һәм язмышлары Татарстан Республикасы Хәтер китабының 28 томында мәңгеләштерелгән.

Бу көнне без сәяси репрессияләр вакытында һәлак булган һәм зыян күргән, лагерьларда салкын, ачлык, авыр хезмәт сынауларын узган кешеләрне искә алабыз.

Бу көнне уздырыла торган гамәлләр һәм чаралар һәрберебез өчен мөһим һәм әһәмиятле, алар яшь буын татарстанлыларны илебез тарихын күңелләре аша уздырырга өйрәтә, тарихи дөреслекне, вакыйгаларны, фактларны саклауга, исемнәрне кайтаруга юнәлдерелгән.

Гаделсез гаепләүләр, авырлыклар һәм социаль тетрәнүләрдән мәхрүм ителүләр кичерүчеләргә сәламәтлек, озын гомер телим.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Ф. Фазлыева


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.