Бүген ТР Милли китапханәсендә «Традицион гаилә кыйммәтләре» бөтенроссия иске обряд форумының пленар утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Рус Православие иске обряд чиркәвенең Мәскәү һәм бөтен Русь митрополиты Корнилий, Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Нократ епархиясе епискобы Евфимий һ.б. катнашты. Модераторы ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов булды.
Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов иске обрядчыларның традицион гаилә костюмнары күргәзмәсен һәм иске обрядчы гаиләләрнең эшчәнлеге турында «Гаилә эше» презентациясен карады.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, традицион гаилә кыйммәтләренә багышланган иске обряд форумы республика күләмендә генә түгел, ә гомумроссия күләмендә дә әһәмиятле вакыйга булачак. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, иске обрядчылык тарихы Татарстан һәм аның күп милләтле халкы тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Иске обрядчылар, мөселманнар, Рус Православие чиркәве, башка диннәр һәм конфессияләр вәкилләре белән беррәттән, күп гасырлар дәвамында республика тормышында мөһим роль уйнадылар.
"Бүген Татарстан иске обрядчылыкның әһәмиятле үзәге булып кала бирә. Хәзерге форум - моңа ачык дәлил. Республиканың митрополия һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Нократ епархиясе белән дустанә, ышанычлы мөнәсәбәтләре урнашты, бу безнең Митрополит Корнилий белән кичәге очрашуыбызда кабат расланды. Шулай ук форумда катнашучы старопомор татулыгы берләшмәләре вәкилләре белән дә мөнәсәбәтләр уңышлы үсә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе иске обрядчылыкның җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен үстерүгә, милләтара һәм динара тынычлыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлешен югары бәяләде. Традицион рухи кыйммәтләрне яклау һәм ныгыту буенча уртак эш дәүләти-дини хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора.
"Россия Президенты игълан иткән Гаилә елы чаралары кысаларында уздырыла торган быелгы форум гаилә һәм никах институтларына, демография мәсьәләләренә, гражданлык һәм патриотизмны ныгытуга карата безнең карашларыбызның бердәмлеген ачык күрсәтә. Шунысы куанычлы, әлеге һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча иске обрядчылар башка дини берләшмәләр вәкилләре, беренче чиратта, Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе һәм Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте белән тыгыз элемтәдә торалар", - дип игътибарны юнәлтте Рөстәм Миңнеханов. Иске обрядчылык берләшмәләре белән хезмәттәшлек спектрының киң булуын билгеләп үтте. Беренче чиратта, ул гыйбадәтханәләрне торгызуга һәм мәдәни проектларны гамәлгә ашыруга кагыла. Аларның иң мөһиме - Казанда бергәләп иске обрядчылык тарихы музеен булдыру.
"Без иске обрядчыларның МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүдәге тырышлыкларын югары бәялибез. Бу хәзер, ил җитди сынаулар узган шартларда аеруча мөһим. Хөрмәтле Корнилий әфәнде, без сезнең тарафдарларыгызның, шул исәптән республикадан да, МХО зонасында үз бурычларын батырларча үтәвен беләбез", - диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов, Бөтенроссия иске обряд форумы җәмгыять алдында торган бурычларны хәл итүгә, шулай ук милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итәр, дип ышаныч белдерде. Шулай ук Татарстан Рәисе республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, Рус Православие иске обряд чиркәвенең Мәскәү һәм бөтен Русь митрополиты Корнилий - «Дуслык» орденына, ә Казанның Борынгы православие-католик дин тотучы һәм старопомор татулыгы христианнары җәмгыяте секретаре, МХОдә катнашучы Ильяс Солтанов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә лаек булды.
Митрополит Корнилий үз чиратында Рөстәм Миңнехановка һәм Минтимер Шәймиевка иске обрядчылыкка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ул Казан (Покровский) кафедраль соборын торгызу, Зеленодольскта Георгий Победоносец хөрмәтенә чиркәү төзү һәм иске обрядчылык тарихы музееның уңышлы эшләве турында сөйләде. Бу көздә музейга дүрт ел тула, бу вакыт эчендә анда 10 меңгә якын кеше булган. "Татарстан милләтара һәм конфессияара диалогның югары дәрәҗәсен күрсәтә. Республика җитәкчелегенең зирәк сәясәте нәтиҗәсендә дәүләт белән чиркәү арасындагы уңай мөнәсәбәтләр нәтиҗәле үсә. Без Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән иске гыйбадәтханәләрнең реставрацияләнүен һәм яңаларының төзелүен күрәбез. Республиканың барлык шәһәр һәм районнарында иске обрядчылар белән яхшы конструктив мөнәсәбәтләр урнаштырылган», - дип өстәде Митрополит Корнилий.
«Традицион гаилә кыйммәтләре» халыкара катнашында Бөтенроссия иске обряд форумы Гаилә елына багышлана. Анда 200дән артык кеше катнаша. Чара 29-30 октябрьдә Россия, Австралия, Казахстан, Молдова, АКШ руханилары һәм иске обряд җәмгыятьләре әгъзалары катнашында үткәрелә. Форум фикер алышу һәм гаилә институтларына ярдәм итү буенча иң яхшы тәҗрибәләр һәм инициативалар буенча фикерләшү мәйданчыгы булып тора.
Эшлекле программадан тыш, катнашучылар өчен Свияжск утрау-шәһәренә сәфәр, шулай ук иске обрядчылык тарихы музеена экскурсия оештырылачак. Бүген Казан 30дан артык приходны берләштергән РПСЦның торгызылган Казан-Нократ епархиясе үзәге булып тора. Татарстаннан тыш, приходлар Марый Элдә, Удмуртиядә, Чуашиядә, Киров һәм Ульяновск өлкәләрендә урнашкан. Хәзер Татарстанда Казан, Чаллы, Чистай һәм Зеленодольск шәһәрләрендә РПСЦның алты теркәлгән җәмгыяте эшли.