Татарстан Рәисе Рус Православие иске обряд чиркәвенең Мәскәү һәм бөтен Русь митрополиты Корнилий белән очрашты

28.10.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рус Православие иске обряд чиркәвенең Мәскәү һәм бөтен Русь митрополиты Корнилий белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Казанга визиты кысаларында Митрополит Корнилий «Традицион гаилә кыйммәтләре» бөтенроссия иске обряд форумында катнашачак. Форум иртәгә, 29 октябрьдә, ТР Милли китапханәсендә узачак.

"Бу форумны Казанда уздыру инициативасы өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез. Сез анда шәхсән килергә ниятлисез, бу безнең өчен зур дәрәҗә. Форумда төрле илләрдән, шул исәптән Африкадан 200ләп кунак көтәбез", - диде Митрополит Корнилий.

"Ышанам ки, бу форум Россиядә гаилә елының мөһим вакыйгаларының берсе булачак. Бүген традицион кыйммәтләрне саклау, гаилә һәм никах институтларына хөрмәт тәрбияләү аеруча зур әһәмияткә ия", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.