Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) җитәкчесе Сергей Галкин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, статистика - ил һәм аның төбәкләре үсешенә идарә итүнең төп коралы. Татарстанда белешмәләрне җыю һәм анализлау сыйфатына аерым игътибар бирелә. Республикада мәгълүмат эшкәртүнең югары тизлеген һәм аның төгәллеген тәэмин итүче цифрлы технологияләр актив кертелә. Статистика органнарының министрлыклар, ведомстволар, муниципаль хакимият органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге оештырылган.
Әңгәмә барышында Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең (Татарстанстат) территориаль органы югары дәрәҗәдә эш алып бара, дип билгеләп үтелде. Үз чиратында, республика статистика органнарына һәрьяклап ярдәм күрсәтә, шул исәптән компьютер җайланмаларын тапшыру, түләүсез Интернет-трафик күрсәтү һәм халык санын алу кебек киң колачлы чараларны үткәргәндә ярдәм итү өлешендә.
Исегезгә төшерәбез, Казанга визиты кысаларында Росстат башлыгы Сергей Галкин БРИКС илләренең милли статистика хезмәтләре җитәкчеләренең XVI очрашуында катнашты.