Казанга БРИКС саммитына Әрмәнстан Премьер-министры Никол Пашинян килде

24.10.2024

Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Әрмәнстан Премьер-министры Никол Пашинян килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Никол Пашинян белән сөйләшүләр вакытында аны БРИКС саммитына чакырган иде. Әрмәнстан Премьер-министры утырышта «БРИКС плюс/аутрич» форматында катнашачак.

«БРИКС плюс" - ул БРИКС әгъзалары һәм үсә торган илләр арасыннан аларның төбәк партнерлары арасында хезмәттәшлек.

«БРИКС аутрич " - рәислек итүче дәүләт төбәгендә күрше илләр лидерларын саммитка чакыру.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.