Бүген, Казанда БРИКС саммитының икенче көне кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган очрашты. Очрашуда Россия делегациясе составында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Төркия - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Төркия компанияләре республикага якынча 2 млрд доллар инвестицияләде, берничә заманча завод һәм кунакханә төзеде.
Узган ел Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 2,5 мәртәбә үсеш күрсәтте һәм $2,9 млрд. ка җитте.