Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Төрекмәнстан Президенты Россия Президенты чакыруы буенча «БРИКС плюс» форматында катнашачак.