ТР Премьер-министры алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә күзәтү буенча Совет утырышын уздырды
23.10.2013
21 октябрьдә ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә Татарстан Республикасында алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр продукциясе әйләнешендә күзәтү буенча Совет утырышын уздырды.
Утырыш барышында Илдар Халиков республикада алкогольле продукцияне сату күләме түбәнәюнең уңай тенденциясен билгеләде, шул ук вакытта легаль продукция базарында ялган продукциянең дә булуына борчылуын белдерде.
Моннан тыш, Илдар Халиков, балалар һәм яшүсмерләр арасында алкогольле эчемлек белән агулану очраклары булган муниципаль районнарны катгый тәнкыйтьләде.
Утырышны йомгаклап, Татарстан Республикасы Премьер-министры, ялган алкогольле продукция әйләнеше белән көрәш буенча министрлыклар һәм ведомстволарга йөкләмәләр бирде. Бу мәсьәләнең Россия Федерациясенең барлык төбәкләре өчен актуаль булуын ассызыклады.
ТР Президенты матбугат хезмәте