Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин: “Октябрьдә Татарстанда, сентябрь белән чагыштырганда, 1,8 тапкыр азрак торак тапшырылган”

07.11.2008

Октябрьдә Татарстан Республикасында 115,9 кв. метр торак тапшырылган, бу сентябрьдәге күрсәткечтән 1,8 тапкыр түбәнрәк. Гомумән алганда, республикада торак тапшыру темпларының кимүе күзәтелә.
Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары администрацияләре вәкилләре катнашты.
Төп доклад белән чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы октябрьдә торак тапшыру темпларының кимүе Казанда (алты тапкыр), Яр Чаллыда (1,2 тапкыр) теркәлүен хәбәр итте.
Гомумән алганда, торак тапшыруның еллык йөкләмәсен үтәү буенча республикадагы уртача күрсәткечне (82 % тан артыграк) 31 муниципаль район арттырып үтәде, еллык йөкләмәнең 70 % тан да азрагын гына үти алган артта кала торган районнар арасында Яр Чаллы, Яңа Чишмә, Зәй, Алабуга районнары бар.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды 267 мең кв. метр торак сафка бастырган (1 нче ноябрьгә кадәр булган мәгълүматларга караганда), бу расланган еллык планның 37,7 % ын тәшкил итә.
Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, социаль ипотека программасы буенча торак тапшыру темплары түбән булып кала бирә: ул октябрьдә 95 мең кв. метр, ягъни еллык йөкләмәнең 13,4 % ы тапшырылуын искәртте.
Ел ахырына кадәр республикада (еллык планга туры китереп) барлыгы 395 мең кв. метр торак тапшыру сорала, Дәүләт торак фонды программасы буенча – 443 мең кв. метр.
2009-2011 елларга Дәүләт торак фондының өчьеллык программасын формалаштыру тәмамлану стадиясендә тора. Әйтик, социаль ипотека программасы буенча 2009 елда – 11 мең 290 фатирлык 714,15 мең кв. метр, 2010 елда – 13 мең 398 фатирлык 842,84 мең кв. метр, 2011 елда 14 мең 10 фатирлык 913,56 мең кв. метр торак төзү планлаштырыла. Барысы 2009-2011 еллар эчендә социаль ипотека программасы буенча 38 мең 698 фатирлык 2,47 млн. кв. метр торак төзү планлаштырыла.
Моңа өстәмә буларак, “Агросәнәгать комплексы үсеше” милли проекты кысаларында яшь гаиләләр һәм авылдагы белгечләр өчен азкатлы торак төзеләчәк. Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы түбәндәгеләрне искәртте: муниципаль берәмлекләр биргән мәгълүматларга караганда, 2008 елда, яшь гаиләләрне һәм авылдагы белгечләрне торак белән тәэмин итү өчен, 2540 индивидуаль йорт һәм фатир төзү тәмамланган. Шуның белән бергә 2288 индивидуаль йорт тапшыруга рөхсәт алган, авырлык белән генә 1206 йорт теркәлгән. 246 йорт төзелеше әлегә кадәр башланып китмәгән.
Күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт үткәрү кысаларында (“Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында” 185-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру) республикада бүгенге көнгә 335 торак йортта ремонт төгәлләнмәгән. Шул исәптән 196 торак йортта беренчел графиктан калышу теркәлгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министрына сораулар белән видеоконференцэлемтә режимында Чистай муниципаль районы (тарифларга һәм шәһәрдә пассажирлар йөртү мәсьәләсенә караган сораулар), Яңа Чишмә районы (торакны сафка бастыруның планлы күрсәткечләре буенча) һәм Яшел Үзән муниципаль районы администрациясе вәкилләре мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов порталларның берсендә социаль ипотека буенча торак алган гражданнар исемлеген төзергә тәкъдим итте. Бу хисаплар тапшырылган квадрат метрларның гомуми санын түгел, ә конкрет кешеләрне чагылдырсын өчен шулай эшләнә. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министры түбәндәгеләрне дә искәртте: муниципаль хакимиятләр 2008 елда капиталь ремонтка алынган бөтен акча өчен хисап тотарга тиеш, чөнки бу киләсе елга республикага Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү Федераль фондыннан финанслау бүлеп бирүгә турыдан-туры бәйле.
Алдагы атнада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында киләсе елда республикада торак тапшыру планнары турында (шул исәптән социаль ипотека программасы буенча да) Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры, Дәүләт торак фондының башкарма директоры һ.б. катнашында җентекле фикер алышу булыр дип көтелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте