Татарстанда III кварталга яшәү минимумының күләме расланды – җан башына исәпләгәндә 3830 сум

07.11.2008

Татарстан Республикасында 2008 елның III кварталына яшәү минимумының күләме җан башына исәпләгәндә 3830 сум дип расланды. Бу турыдагы карарга бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумының күләме 4235 сум тәшкил иткән, пенсионерлар өчен – 2702 сум, балалар өчен – 3669 сум.
Яшәү минимумының күләме “Россия Федерациясендә яшәү минимумы турында” дигән Федераль законга, “Татарстан Республикасында кулланучылар кәрзине турында” һәм “Татарстан Республикасында яшәү минимумының күләмен җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча билгеләү тәртибе турында” Татарстан Республикасы законнарына туры китереп расланган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте