Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта «Заманнар һәм цивилизацияләр үзара бәйләнеше – тынычлык һәм үсеш нигезе» халыкара форумының төп чараларында катнашты.
Форум Мәхтүмколый Фрагиның тууына 300 ел тулуга багышланды.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Мәхтүмколый Фраги һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында да катнашты.