Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанда Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты

10.10.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Республика Рәисе Төрекмәнстанда эш сәфәрендә.

Рөстәм Миңнеханов, Мәхтүмколый Фраги иҗатының дөнья мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булуын билгеләп үтүче Халыкара форумда катнашырга чакырганнары өчен рәхмәт белдерде, . Ул хәбәр иткәнчә, соңгы елларда республикада шагыйрь иҗатын актив өйрәнәләр, ә Казан федераль университетының кулъязмалар бүлегендә аның кулъязмаларының төп нөсхәләре саклана. "Безнең халыклар арасында мәдәни элемтәләрдән тыш, ныклы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр урнашкан. Республика белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибарыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәм. Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин ярдәме белән төбәкләр дустанә илләр белән икътисадый элемтәләрне ныгыту буенча актив эшлиләр», - дип ассызыклады ул. Узган ел йомгаклары буенча Татарстан белән Төрекмәнстан арасында товар әйләнеше 13%ка арткан һәм 52 миллион доллар тәшкил итә.

Яклар ассызыклаганча, зуррак динамика бирергә кирәк. Мәсәлән, газ транспортлау, автомобиль һәм суднолар төзү, энергетика, агросәнәгать комплексы кебек юнәлешләрдә. Төркмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе төбәкләр дәрәҗәсендә хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Сез монда үз өегездә", - дип мөрәҗәгать итте ул Рөстәм Миңнехановка.

Шулай ук бүген Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановка «Мәхтүмколый Фрагиның 300 еллыгына» юбилей медален тапшырды. Медаль «Заманнар һәм цивилизацияләр үзара бәйләнеше – тынычлык һәм үсеш нигезе» халыкара форумында катнашучыларга бирелә, алар мәдәниятләрне якынайтуга һәм баетуга, халыкларның дуслыгын, туганлыгын һәм үзара файдалы хезмәттәшлеген ныгытуга өлеш кертәләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.