Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде

10.10.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында ул Мәхтүмколый Фрагиның тууына 300 ел тулуга багышланган «Заманнар һәм цивилизацияләр үзара бәйләнеше – тынычлык һәм үсеш нигезе» халыкара форумы чараларында катнашачак.

Визиты кысаларында Рөстәм Миңнехановның берничә очрашуы планлаштырылган. Мәхтүмколый Фраги - Шәрык шагыйре һәм фикер иясе, төрекмән классик әдәбиятына нигез салучы. Аның иҗади мирасы милли байлык булып тора. Төркмән классик шагыйренә Россия, Төркия, Иран, Үзбәкстан һәм башка илләрдә һәйкәлләр куелган. Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТӨРКСОЙ) - 2024 елны «Төрки дөньяның бөек шагыйре һәм фикер иясе Мәхтүмколый Фраги елы» дип игълан итте, шулай ук аның кулъязмалары тупланмаларын Берләшкән Милләтләр Оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча «Дөнья хәтере» программасының халыкара реестрына кертте.

Конференциягә 10 дәүләтнең лидерлары һәм халыкара оешмалар башлыклары чакырылган. Татарстан - Россия Федерациясе төбәкләре арасында Төрекмәнстанның төп партнерларының берсе. Республика Россия һәм Төрекмәнстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга үз өлешен кертә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.