Рөстәм Миңнехановка Казан гарнизон хәрби суды рәисе итеп билгеләнгән Алексей Новиковны тәкъдим иттеләр

09.10.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Казан гарнизон хәрби судының билгеләнгән рәисе Алексей Новиковны тәкъдим иттеләр.

Тәкъдим итү процедурасы Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы эш кабинетында узды.

Исегезгә төшерәбез, Алексей Новиков вазыйфага Россия Федерациясе Президентының «Федераль судлар судьяларын билгеләү һәм Россия Федерациясе субъектлары судьяларының квалификация коллегияләрендә Россия Федерациясе Президенты вәкилләре турында» 2024 елның 22 июлендәге 614 номерлы Указы белән билгеләнде. Таныклыкны Алексей Новиков 2024 елның 4 октябрендә Казан гарнизон хәрби судында алган.

Бүген Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда киләчәк багланышлар, уртак актуаль бурычларны хәл итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Билгеләнгәнче Алексей Новиков Одинцово гарнизон хәрби суды рәисе урынбасары булып эшләгән (Мәскәү өлкәсе). 10 ел судьялык стажы бар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.