Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында катнашты, төп мәсьәлә: 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты

09.10.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышында катнашты.

Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Утырыш турыдан-туры трансляцияләнде (ТР Дәүләт Советы сайтында).

Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.

Көн тәртибенә 7 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 4 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты. Әлбәттә, көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты булды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән документ профильле комитетларда, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән республика киңәшмәсендә һәм парламент тыңлаулары кысаларында киң фикер алышу узган.

2025 елга Татарстан бюджеты керемнәре 425,5 млрд сум күләмендә фаразлана,чыгымнар - 439 млрд сум. Кытлык 13,5 млрд сум тәшкил итәчәк. 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына ТР бюджеты турындагы закон проектын ТР Дәүләт Советының дүртенче утырышында беренче укылышта кабул иттеләр. Киләсе елга республика берләштерелгән бюджетының керем өлеше 512,1 млрд сум, чыгым өлеше 525,6 млрд сум, кытлык 13,5 млрд сум күләмендә планлаштырылган, дип сөйләде ТР финанс министры Радик Гайзатуллин.

Табышка салым 128 млрд сум күләмендә килер дип көтелә. Республиканың берләштерелгән бюджетына физик затлар кеременә салым - 186 млрд сум күләмендә, бюджетка 130,2 млрд сум күләмендә планлаштырылган.

«Салым буенча исәп-хисаплар фаразланган хезмәт өчен түләү фондыннан чыгып башкарылды", - дип ачыклык кертте ул.

Берләштерелгән бюджетка акцизлар 45 млрд сум тәшкил итәчәк, республика бюджетына – 43,4 млрд сум. Оешмалар мөлкәтенә салым 41,6 млрд сум күләмендә фаразлана. Берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре 2025 елда 29,7 млрд сум күләмендә, бюджетның – 24 млрд сум булыр дип көтелә. Финанс министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, әлегә федераль казнадан бюджетара трансфертлар билгеләнмәгән. Бу акчаларның суммасы РФ бюджеты расланганнан соң билгеле булачак.

Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Россия Хөкүмәте федераль проектларны формалаштыру эшен төгәлли, 19 яңа илкүләм проект керәчәк, диде. "Максаты Россия Президенты куйган бурычларга ирешү булган федераль проектлар чараларының паспортлары, максатчан күрсәткечләре эшләнде. Министрлык федераль коллегалары белән республика объектларын һәм чараларны яңа илкүләм проектларга кертү мәсьәләләрен тикшерә», – дип хәбәр итте ул.

2025 елга бюджетның беренчел проекты белән чагыштырганда, тәкъдим ителгән документта керемнәр - 25 млрд сумга, чыгымнар 39 млрд сумга арттырылган, дип белдерде ТР Дәүләт Советы Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин. "Бюджет проекты социаль йөкләмәләрне үтәү өчен ресурсларны стратегик туплаудан гыйбарәт. Татарстан Рәисенең ТР Дәүләт Советына Юлламасында куелган бурычлар исәпкә алынды. Бюджет баланслы, заманча чынбарлыкка һәм җәмгыять таләпләренә җавап бирә", - дип ассызыклады ул. Депутат сүзләренчә, беренчел һәм социаль әһәмияткә ия чыгымнарга бюджет структурасында 86% туры килә.

Фикер алышу азагында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бюджет проекты бик җентекләп каралган. "Документ нисбәтләнгән. Аны тормышка ашыруга ышанабыз», – дип йомгаклады ул. 2026 елга республика бюджеты керемнәре – 451,1 млрд сум, чыгымнар – 464,2 млрд сум, кытлык - 13 млрд сум булыр дип планлаштырылган. 2027 елга төбәк бюджеты керемнәре 474 млрд сум күләмендә фаразлана, чыгымнар – 486,5 млрд сум, кытлык – 12,4 млрд сум.

Закон проектына төзәтмәләрне 1 ноябрьгә кадәр кертергә мөмкин.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. ТР Дәүләт Советы, "Татар-Информ" МА материаллары буенча.