Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә Миңнеханова белән бергә В.И. Качалов исемендәге рус Зур драма театрында "Гамлет" спектакленың премьерасын карады.
Уильям Шекспирның бөек трагедиясе Качалов театры афишасында апрельдә, драматургның 450 еллыгы алдыннан пәйда булды. Хакимият, үч, дуслык һәм мәхәббәтнең мөһимлеге темасын ачучы дөнья әдәбиятының иң абруйлы әсәрләреннән берсе.
Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрына 1791 елда нигез салына. Илнең әйдәп баручы театр коллективларының берсе, рус театр мәдәниятенең мөһим үзәге булып тора. Бүген театрга тамашачылар арасында ихтыяҗ зур.
Репертуарында 36 спектакль бар. Югары сәнгать репертуары рус һәм дөнья классикасының иң яхшы әсәрләренә, шулай ук заманча драматургиягә нигезләнгән. Качалов труппасы гастрольләрдә йөри һәм халыкара һәм Россия фестивальләрендә катнаша.
1994 елдан театрны Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Славутский җитәкли.