Бүген Мәскәүдә «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе утырышы уза.
Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе, «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрә.
Чарада министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук төбәкләр видеоконференцэлемтә режимында катнашты.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк – 2024 елның 25 сентябрендә – комиссия үткәрүгә әзерлек буенча киңәшмә узды, анда «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проектын формалаштыру һәм алга таба гамәлгә ашыруның конкрет мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген, комиссия утырышын ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, комиссия үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте - утырышлар кысаларында төзелеш тармагының һәм торак-коммуналь хуҗалыкның 80 актуаль мәсьәләсе каралды, шуларның 30ы законнарда чагылыш тапты.
Дәүләт башлыгы кушуы буенча эшләнә торган яңа илкүләм проект параметрлары турында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин сөйләде. Ул, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, төзелеш тармагы 2020 елдан яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Ил Президенты ярдәме һәм күп кенә ведомстволар һәм төбәкләрнең уртак эше нәтиҗәсендә төзелеш тармагы ил үсеше драйверларының берсенә әверелде, дип искәртте Марат Хөснуллин, соңгы 4 елда төзелеш эшләре күләме 31,6%ка артты (2020 ел – 2024 елның 1 яртыеллыгы), бу чорда 441 млн кв метр торак файдалануга тапшырылды. «Без 1 млрд кв м торак төзергә телибез һәм илдә һәр бишенче метр яңасы булачак дип сөйләгәндә, бу күрсәткеч буенча 44%ка ирешелгән инде", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, әлеге утырышның төп темасы – «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проектын формалаштыру, аның составына 12 федераль проект керәчәк. Аларны гамәлгә ашыру «Яшәү өчен уңайлы һәм имин шәһәр мохите» илкүләм максатына ирешергә мөмкинлек бирәчәк, төп проектларның берсе – «Торак пунктларда инфраструктураны үстерү».
«Анда терәк торак пунктларга аерым игътибар биреләчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Гамәлдәге төзелеш һәм гамәлдәге пҗитештерүләр өчен инде төзелгән инфраструктураны исәпкә алып, артык йөкләнеш булдырмас өчен, шулай ук бюджет чыгымнарын оптимальләштерү өчен терәк пунктларда яңа инфраструктураны баланслы үстерүне тәэмин итү мөһим. Монда яңаларын төзүгә генә түгел, гамәлдәге объектларны модернизацияләүгә һәм ремонтлауга басым ясарга кирәк».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча: бүген терәк торак пунктлардан читтә 40 миллионга якын граждан яши. "Шуңа күрә төбәкләргә, Хөкүмәт белән бергәләп, башка илкүләм проектлар – шул исәптән авылны үстерү программасы белән синхронлаштырып, терәк булмаган торак пунктларны үстерү буенча стратегик карарлар эшләргә кирәк. Терәк территорияләр санына кермәгән территорияләр өчен федераль финанслауны күздә тотып, илебезнең һәр кешесе өчен яшәү һәм эшчәнлек дәрәҗәсенең югары сыйфатын тәэмин итәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. Бурыч - 200 шәһәр һәм агломерация өчен мастер-планнар эшләү, һәм төбәкләр бу юнәлештә инде эшлиләр.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда Казан агломерациясенең мастер-планы эшләнеп беткән, Кама агломерациясе буенча эш алып барыла. Киләсе федераль проект - «Торак". Соңгы елларда торак төзелеше актив темплар белән үсә.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Россиядә 110 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Шул ук вакытта социаль һәм юл-транспорт инфраструктурасын булдыру темплары торак төзелеше күләмнәреннән калыша, дип ачыклык кертте Рөстәм Миңнеханов.
Бүген төзелгән фатирларның мәйданын арттыру нәтиҗәсендә торак белән тәэмин ителеш арта, һәм социаль инфраструктура төзелеше нормативларын файдалануга тапшырыла торган квадрат метрлар күләменнән түгел, ә яшәүче кешеләр саныннан чыгып яңадан карарга кирәк. Киләсе мәсьәлә - социаль объектлар төзелешенең үзкыйммәте. Кабул ителә торган нормативлар мәктәп урынының үзкыйммәтен 2 млн сумга кадәр арттырды. Шулай ук даими үзгәрешләр типик объектларны үзгәртеп проектлауга һәм, димәк, кыйммәтләнүгә китерә. 2019 елдан соң нормативлар сизелерлек яңадан каралды, диде Рөстәм Миңнеханов һәм гамәлдәге нормативларны киметергә, шулай ук яңадан карауга мораторий билгеләргә тәкъдим итте.
Аннары авария фондын тотрыклы кыскарту мәсьәләсе күтәрелде («Торак» федераль проекты кысаларында). Мөһим федераль проект - «Ипотека». Ташламалы ипотека кредитлары буенча федераль ярдәм чаралары нәтиҗәсендә төзелеш тармагы торакны файдалануга тапшыруның рекордлы темпларына чыкты. Шул ук вакытта ташламалы ипотека гамәлдән чыгарылгач һәм төп ставка күтәрелгәч, торак алу мөмкинлеге кимү күзәтелә, бигрәк тә эре шәһәрләрдә. Торакка түләүгә сәләтле тотрыклы ихтыяҗны тәэмин итү өчен яңа инструментлар табарга кирәк. Аны арттыру вариантларының берсе мөлкәти салым тотып калуны кире кайтару параметрларын яңадан карау булырга мөмкин (хәзер ул 260 мең сумнан артмый).
Шул ук вакытта, Миңнеханов фикеренчә, торак алу мөмкинлеген тәэмин итү өчен социаль торак төзү дә мөһим, шул исәптән хосусыйлаштыру хокукыннан башка да. Россия Төзелеш министрлыгы белән берлектә, мондый торак төзү механизмнарын, шулай ук аны алучыларга карата таләпләрне эшләргә тәкъдим ителә.