Рөстәм Миңнеханов Сенегал Республикасы Энергетика, нефть һәм тау эшләре сәнәгате министры Бирама Сөләй Диопа белән очрашты

28.09.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сенегал Республикасы Энергетика, нефть һәм тау эшләре сәнәгате министры Бирама Сөләй Диопа әфәнде белән очрашты.

Искәртәбез, Сенегал Республикасы Энергетика, нефть һәм тау эшләре сәнәгате министры Россиягә эш сәяфәренә килгән.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Африка дәүләтләре белән хезмәттәшлеге һәрвакыт конструктив юнәлештә баруын билгеләп үтте. Һәм Татарстан, үз чиратында, Россия-Сенегал мөнәсәбәтләре кысаларында Сенегал белән багланышларны үстерү белән кызыксына. Соңгы вакытта Сенегал белән элемтәләребез сизелерлек активлашты, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, 2022 елның ноябрендә Татарстанда Сенегал Илчесе Жан-Батист әфәнде Тиатьи Тин, 2023 елның июлендә Сенегалның элеккеге президенты Маки Салл булган. 2022 елның мартында Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе Сенегалда булган.

Моннан тыш, быел июль аенда Татарстан Рәисе SIFI компанияләр төркеме президенты Габдеррахман Ндиае әфәнде белән очрашты. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының тулаем Көнбатыш Африка илләре һәм аерым алганда Сенегал Республикасы белән хезмәттәшлеген үстерү буенча эшче төркем төзелде. Уртак эш безнең хезмәттәшлекне киңәйтергә ярдәм итәр дип ышанам, диде Рөстәм Миңнеханов бүгенге очрашу барышында.

Сенегал һәм, Россиянең бер төбәге буларак, Татарстан Республикасы арасында товар әйләнеше артты, әмма шуңа да карамастан аның күләме зур түгел. Татарстан үзенең сәнәгать потенциалы һәм экспортка юнәлтелгән төбәк буларак продукциянең иң киң спектрын китерергә әзер. Шулай ук Сенегалдан товарлар импорты белән кызыксыну бар. Очрашу барышында билгеләп үтелгәнчә, Сенегал белән эшләүдә республиканың энергетика, машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, инновацион тармаклар өлкәсендә зур перспективалары бар.

Рөстәм Миңнеханов министр әфәндегә визиты һәм Татарстан белән кызыксынуы өчен рәхмәт белдерде. Безнең хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яхшы перспективалар бар, диде ул.

Сенегал Республикасы Энергетика, нефть һәм тау эшләре сәнәгате министры Бирам Сөләй Диоп үз чиратында Татарстанга килү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Сенегалда күпчелек халкы мөселман, анда дуслык атмосферасында төрле конфессияләр вәкилләре яши. Ул Татарстан белән киләчәк мөнәсәбәтләрне үстерү белән кызыксынуын белдерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.